Казанда Халыкара Хәләл-индустрия күргәзмәсе – RUSSIA HALAL EXPO үтәчәк

Хәләл индустрия күргәзмәсе 2018 елның 10-11 маенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018” Х Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырыла.

БӘЙЛЕ
2018 Май 01. Фото:dumrt.ru

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең төп темасы “Хәләл - яшәү рәвеше” дип атала. Күргәзмәдә Россия һәм Татарстан хәләл продукция җитештерүчеләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән: Төркия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Кытай, Мисыр, Әфганстан, Пакыстан, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия җитештерүчеләре катнашырга теләк белдерде.

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә компанияләр үзләрен һәм продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш күргәзмәдә шушы чараларда катнашырга мөмкинлек тудырыла:

- җиләк-җимеш букеты, милли брошка, кайма, хөрмә конфетлары ясау буенча мастер-класслар;

- психология, туризм, мода, кече яшьтәге балаларның хәләл туклануы, азык өстәмәләре турында лекцияләр;

- интеллектуаль викториналар;

- төгәл бизәк төшерү, барельеф, мехенди, яулык бәйләү;

Осталар татар милли чәе серләрен ачып салачак дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе