
Беренче адымнар ук бу башлангычның бик вакытлы һәм урынлы булуын күрсәтте. Комиссия каравына 30 дан артык проект кабул ителде. Алар беренче этапта шәригать белгечләре, икенче этапта финанс-кредит учреждениеләре белгечләре тарафыннан тикшерелде.
Бәйгенең йомгаклау өлешенә 16 проект сайлап алынды. 15 декабрьдә аларның авторлары кабат “Хәләл-Үзәк”кә җыелды. Биредә проектларны яклау булды. Һәр проект авторына, үз юнәлешен аңлату өчен, 5 минут вакыт бирелде.
Ярты сәгатьтән соң жюри иң уңышлы проектларны игълан итте.
Беренче грантка (100 мең сум) “Аш пешерүченең ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү” проекты авторлары Динар Зәйдуллин һәм Рамазан Сәйтов лаек булды.
Икенче грант (75 мең сум) “XXI гасырның яшь инженеры-технологы” проектын тәкъдим иткән Илнур Фәрхетдинов һәм Рамил Мозаффаровка тапшырылды.
Өченче грантка (50 мең сум) “Кәмаль” психофизиология үзәге” проекты авторы Гүзәл Әхмәтова ия булды.
Моннан тыш тамашачылар да үз күңеленә ошаган проектлар өчен яшерен тавыш бирде. “Күңелгә иң ятышлы проект хуҗасы” номинациясендә беренче призны (15 мең сум) хәләл сабын чыгару, спорт-сәламәтләндерү үзәге проектлары авторлары Наил Шәймөхәммәтов, Нәзирә Әхмәдуллина яулады. Бу номинациянең икенче, өченче призларына (10 мең, 5 мең сум) Илнар Фәрхетдинов, Рамил Мозафаров, Айгөл Солтанова, Илнур Гәрәев лаек дип табылды.
Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Призлы урыннарны алмаучыларга “Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар Җәмил улы дини әдәбият алу өчен 5 мең сумлык сертификат тапшырды.
Әлбәттә, алда әйтелгәнчә, эш призларда түгел. Эш - мөселман яшьләре арасында эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү, аларда заман таләпләренә туры китереп җитештерүгә, хезмәт күрсәтү технологияләренә карата кызыксыну уятуда. Бу эш Яр Чаллы мөхтәсибәтендә киләчәктә тагын да активрак дәвам итәр дип ышанасы килә.
Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтыннан алынды.