
Әлеге фермер хуҗалыгы 2013 елдан эшләп килә. Ит ризыкларын эшкуар Шәмсиевнең “Мясок” кибет челтәре аша тәкъдим итәләр. Фермер әйтүенә караганда, алар эре малны үзләре үстерәләр, шуңа күрә ризыклары бик тәмле һәм сыйфатлы. Алга таба предприятие ярымфабрикатлар әзерләү цехын эшләтеп җибәрергә җыена, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.