Айдар Шаһимәрдәнов үзенең аккаутында хәбәр иткәнчә, очрашуда РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе әгъзалары җитештергән хәләл азык-төлекне Фарсы култыгы илләренә чыгару мөмкинлеге турында фикер алышынган.
“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, уңай нәтиҗәләргә ирештек. Алар Россиядә җитештерелгән азык-төлекне Согуд ярымутравы илләренә чыгару өчен зур мөмкинлекләр ача”, - дип яза РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты.