Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәктәпләренә азык-төлекне әзерләү белән Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шөгыльләнә. Әлеге оешма “Хәләл” стандарты буенча комитеттан хәләл азык-төлек җитештерү өчен сертификат алган.
Комитет белгече Гөлназ Галиева хәбәр иткәнчә, алар бу мәсьәләгә ачыклык буенча департамент белән элемтәгә кергән. Департаменттан алынган хәбәргә караганда, хәзерге вакытта әлеге исемлек - Казан шәһәре мәгариф идарәсендә килештерүдә. Төгәл мәгълүмат булу белән, бу исемлек комитет сайтында урнаштырылачак.