
Диния нәзарәте башлыгы Равил Панчеев Санкт-Петербургта хәләл аптекалар челтәре барлыкка килер дигән теләк белдерде һәм бу төбәктә хәләл индустрияне үстерүдә ярдәм итәргә сүз бирде.
Аптекада сатыла торган дарулар составында спирт, дуңгыз һәм ислам кануннары буенча суелмаган хайваннардан алынган компонентлар юк, дип хәбәр итә Интерфакс. Бу аптекада эшли торган хатын-кыз белгечләрнең гаурәт урыннары каплаулы.