Казанда “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр өчен чираттагы курслар башланды

Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән - Саранск, Екатеринбург, Башкортостан, Ижевск, Пермь, Самара, Саратов, Дагыстаннан килгән кырыктан артык кеше бер ай эчендә Брайль әлифбасын үзләштереп, Коръән укырга һәм компьютерда эшләргә, гарәп телен өйрәнергә, тәҗвид кагыйдәләрен ныгытырга ниятли.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 24. Фото:Данис Касыймов

Курслар ачылу вакытында берничә кеше шулай ук намаз укырга өйрәнергә дә теләк белдерде. Биредә Коръән укырга өйрәнеп, үз төбәкләрендә башкаларны да укырга өйрәтү теләге белән янучылар да җитәрлек. Бик макчатчан, ниятләре төзек аларның.

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге мөгаллимнәре белемне бирергә, курсларга килүчеләр бу белемне үзләштерергә әзер. Гарәп Брайлен өйрәтүче, кайчандыр үзе монда белем алган мөгаллим Мөхәммәд Әмин, укучыларга мөрәҗәгать итеп: “Сез монда белем алырга килдегез. Вакытны бушка уздырмагыз. Үзләштергән белемнәрне онытмагыз”, - диде.

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, бу фикерне куәтләп, Аллаһы Тәгаләнең белем алган кешегә юлларны ачуын, теләкләренең тормышка ашуына ярдәм итүен әйтте.

Курслар вакытында шулай ук вәгазьләр, сәламәтлек буенча лекцияләр, экскурсияләр һәм мәдәни программа да каралган.

Алдагы курслардан фоторепортаж.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе