
Казан мэрының "Ярдәм" мәчетенә килүе - һәрвакыт шатлыклы һәм көтелгән вакыйга.
Илсур Рәис улы Илдар хәзрәт белән сөйләшү вакытында хәзрәтне һәм мәчетнең барлык хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Казан һәм бөтен республика күләмендә балып барган социаль эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Мәчетнең барлык социаль яктан әһәмиятле барлык проектларын тормышка ашыруда уңышлар теләде.