Кредитлар бирүнең мондый формасы кайчан гамәлгә аша башлавы җирле финанс институтларыннан һәм халыкның никадәр мәгълүматлы булуыннан тора дип хәбәр итә Ислам.ру.
"Хәзерге вакытта әхлакый һәм башка күзаллаулардан чыгып, кешеләрнең күбесе традицион финанс хезмәтләреннән баш тарта. Төркиядә, мәсәлән, халыкның 20 проценты альтернатив финанслау чыганакларыннан файдалана. Бу төрләргә Казахстанда да ихтыяҗ арта. Башка төрләргә ихтыяҗ барлыгын күргән банклар үз системасын үзгәртеп кора", - ди С.Нурбәк.