
Ил башы белән якташлар булуыбыз – үзе бер горурлык. Актаныштан искән җилләр безнең Илеш төбәгеннән дә уздылар. Милли хәрәкәттә катнашучы буларак та, миңа якын ул күңелгә.
Алай дигәннән, безгә Минтимер Шәймиевне Президент итеп сайлау комиссиясендә дә булырга туры килде. Бу да олы шатлык иде. Әйе, тормышта теләктәшлектә, бергәлектә, аңлашуда яшәлде Ил башы белән. Ул үзе дә минем тынгысыз җанлы милләттәш икәнлекне күрә һәм бәяли белде. Рәхмәт хатлары белән мине шатландырды.
Инде килеп, җәмәгать, аның гомерендә олы эше мәңгелек тарихлы булган Болгарны тергезү булды. Аны хәзер танырлык түгел. Болгар академиясе төзелеше кызу темплар белән бара. Бу изге һәм олы хезмәт, җәмәгать. Бөтендөнья акылы төбәлгән Болгар төбәге, аның даны гасырлардан-гасырларга күчә. Ил башының исеме халык күңеленә алтын хәрефләр белән язылыр. Бу – Ислам динебезнең, Татарстаныбызның мәңге сүнмәс алгарышы.
Әлмирә Әдиатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе.