Гаилә корганда мәхәббәт булу мәҗбүриме, әллә тормыш юлдашын Аллаһтан курку дәрәҗәсенә карап сайларгамы? (СОРАШТЫРУ)

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге студентлары Интернет кулланучылар арасында сораштыру уздыра. Сораштыру “Хәзерге мөселманнарның гаилә мөнәсәбәтләренә карашы” дип атала.

БӘЙЛЕ
2017 Май 23. Фото:chernovik.net

Сораштыруда 18-55 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр дә катнаша ала. Анда үзең яшәгән төбәкне күрсәтү мәҗбүри санала. Бу нәтиҗәләр чыгарганда төбәкләр буенча анализ ясау мөмкинлеге бирә дип аңларга кирәк.

Сораштыруда катнашучыларның дин тоту-тотмавы да ачыклана. Дин тотучылар да намаз, ураза һәм хиҗап аша үз халәтен тасвирлап бирә. Гаилә кору өчен кайсы вакытны кулай дип санауга кагылышлы сорау да бар. Сораштыруда катнашучыларга 18-22, 22-26, 26-30, 30 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә дигән вариантлар бирелә. Мин үзем 26-30 яшь дигән вариантны сайладым. Әгәр теләгегез булса, үзегезнең ничә яшьтә гаилә коруыгыз турында да мәгълүмат бирә аласыз. Әмма бу мәҗбүри сорау түгел.

Ә менә язылышуыгыз (никахыгыз) кайда узганы (узачагы) турында сорауга конкрет җавап бирергә кирәк. Вариантлардан ЗАГС, мәчет, өй бар һәм башка төрле җавап бирергә дә була. Гаилә корганда мәхәббәт булу мәҗбүриме, әллә тормыш юлдашын Аллаһтан курку дәрәҗәсенә карап сайларгамы? Башка милләт вәкиле белән никахлашу мөмкинлегенә кем ничек карый? Бу сорауга да җавап бирү мәҗбүри.

Тормыш юлдашын әти-әниләр табып бирүгә карата фикерегезне дә белдерергә туры киләчәк. Икенче хатын алуга (икенче хатын булып бару) кагылышлы сорауга тәфсилле итеп җавап бирергә кирәк.

Сорашутыруда “Гаиләдә ничә бала булуны оптималь дип саныйсыз?”, “Гаиләдәге низагларны хәл итү өчен имамга мөрәҗәгать иткәнегез бармы?” дигән сораулар да бар.

Ир-атлар “Хәләл җефетегез (монда хатын-кыз күз алдында тотыла) карьера ясауга ничек карыйсыз?”, “Хатын-кызның нинди эшләр башкарырга тиеш?” дигән сорауларга җавап бирергә тиеш. Икенче сорауга “Йортны алып бару һәм бала тәрбияләү. Йорт эшләрен һөнәри эшчәнлек белән бергә алып бару” дигән җаваплардан берсен сайлап алырга кирәк.

Күзәтүне Римма Гатина ясады.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе