Болгарда Россия күләмендәге Мәүлид бәйрәме үтте

"Бу көнне без Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килгәнен бәйрәм итәбез. Туган көнне мөселманнар уздырмый диләр. Әмма бала тугач, без бит сөенәбез, гакыйка корбанын чалабыз һәм мохтаҗларга таратабыз! Димәк, үзебез генә түгел, башкалар да куана берәр сабый тугач. Әнә шулай итеп, без Пәйгамбәребезнең ﷺ дә туган көнен зурларга тиеш. Аның һәр гамәле һәм бөтен гомер юлы кешеләрне игелекле итү буенча үзе бер методика!" - диде Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 30. Фото:dumrt.ru

Болгарда бишенче тапкыр федераль масштабта Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте. Чара беренче мәртәбә Болгар ислам академиясе бинасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Тантанада Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Төркия Республикасының мәшһүр Коръән-хафизы Исхак Даныш, бөтен Россия һәм Татарстаннан дин әһелләре, остазлар, шәкертләр, җәмәгать эшлеклеләре - барлыгы 300 дән артык кеше катнашты. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россиянең дистәләгән төбәк мөфтиләре, Татарстанның барлык мөхтәсибләрен җыйган Болгардагы бәйрәм Мәүлид уңаеннан уздырыла торган төп чараларыннан санала. Мәүлид Коръән сүрәләре уку белән башланып китте.

Иң беренче тәбрикләү сүзе Спас районы башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаевка бирелде. Ул Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны рус һәм татар телләрендә сәламләде һәм дин әһелләренә туган телне һәм исламны саклап калу һәм тарату эшендә уңышлар теләп калды.

Россиянең баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин үз чыгышында шулай ук мөселманнарны бәйрәм белән котлады. "Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ шундый сүзе бар: "Кем кешеләргә рәхмәтен әйтмәсә, аның рәхмәте Аллаһы Тәгаләгә дә барып ирешми. Болгар шәһәрендә "Ак мәчет" төзелде, Болгар ислам академиясе ачылды, ел саен Мәүлид уздырыла. Боларны тормышка ашыручыларга: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәрипович Шәймиевка, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт әйтергә кирәк". Аның сүзләренчә, Мәүлид Шәриф - олы мөселман бәйрәме һәм аны бидгать дип бәяләү дөрес түгел:

- Бу көнне без Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килгәнен бәйрәм итәбез. Туган көнне мөселманнар уздырмый диләр. Әмма бала тугач, без бит сөенәбез, гакыйка корбанын чалабыз һәм мохтаҗларга таратабыз! Димәк, үзебез генә түгел, башкалар да куана берәр сабый тугач. Әнә шулай итеп, без Пәйгамбәребезнең ﷺ дә туган көнен зурларга тиеш. Аның һәр гамәле һәм бөтен гомер юлы кешеләрне игелекле итү буенча үзе бер методика!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бәйрәмгә җыелучыларны ислам сәламе белән сәламләп, Мәүлид белән котлады: «Аллаһы Тәгалә Кәләм шәрифтә болай дип әйткән: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс” сүрәсе, 58 нче аять). Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Раббыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять)».

"Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм – кешелекнең таҗы, - диде шулай ук хәзрәт үз чыгышында. - Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!"

Кунакларның рәсми сүзләрен танылган нәшид башкаручылар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев, “Нәшидел Ислам” төркеме иҗади чыгышлары белән аралашып бара. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсен укылды, Коръән укучылар конкурсында җиңүче Азат Һадиевкә мөфти кулыннан бүләк – Хаҗга юллама тапшырылды.

18 ноябрь көнне, кояш баю белән, һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рәбигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мәүлид бәйрәмен һәр мөселман шатлык белән каршы алып үткәрә. Татарстан мөселманнары өчен дә мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләшүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе