Болгарда Кол Гали кунакханәсе XIV гасыр тарихи объекты Ак пулат үрнәгендә торгызыла

Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Болгар ислам академиясе һәм «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында күчмә киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 14. Фото:tatar-inform.tatar

Билгеле булганча, Болгар ислам академиясе оештыруны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, аны төзү каралган график буенча югары темплар белән бара.

Академиянең беренче ташы 2016 елның 21 маенда салынган иде. Ун айдан соң гомуми төзү эшләре тулы күләмдә башкарылган. Хәзер биналарның эчке өлешен бизәү эшләре бара. Шулай ук эчке инженер челтәре монтажлана. Әйләнә-тирәне төзекләндерү буенча да әзерлек эшләре бара.

Киңәшмәдә Болгар ислам академиясе һәм Ак мәчет арасында җиләк-җимеш бакчасы булдырырга ниятләү турында хәбәр ителгән.

Болгар ислам академиясе комплексы белән танышканнан соң, Минтимер Шәймиев: «Безгә ошады. Проектчылар һәм төзүчеләр эшеннән канәгатьбез. Без быел уку елы башланганчы бинаны тапшырырга телибез. Шигебез юк: 1 сентябьргә тапшырачакбыз», - диде.

Киңәшмә «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында дәвам иткән. Әлеге объект XIV гасырның тарихи объекты Ак пулат үрнәгендә торгызыла. Төзелеш монда 2015 елның апреленнән бара. Ул, Болгар шәһәренең тарихи чикләреннән чыгып, Идел ярының көнчыгыш ягында бара.

Подряд оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов бүгенге көндә монолит каркас һәм кунакханә түбәсе куелган дип белдерде. Шулай ук диварлар һәм бүлмәне бүлүче эшләнмәләр кирпеч белән тышланган, тәрәзә һәм витраж корылмалар монтажланган, монда алып килүче юл салынган. Хәзер комплексның барча биналарында эчке инженер челтәрен үткәрү эше бара.

Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе