Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләк белдереп, 94 кешедән гариза кергән.
Имтихан комиссиясендә академиянең Президенты Камил Исхаков, мәгариф бүлеге башлыгы Алексей Петров, фән буенча проректор Дамир Шәһавиев, фән идарәсе башлыгы Азат Хөрмәтуллин, академия профессоры шәйх Габдерразак Әс Сәгъди эшли.
Сынаулар Болгарда Кол Гали урамы, 1а йорты адресы буенча уза, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.