Болгар ислам академиясенә ислам хокукы методологиясе мәсьәләләре буенча лекцияләр укучы профессор килде

Ул - танылган Сирия галиме, Ислам хокукы (фикх) докторы Мостафа Диб Әл-Буга. Аның лекцияләре 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 25. Фото:http://bia.tatar

Мостафа Диб Әл-Буганың Дәмәшк мәчетләрендә фикх, хәдис белеме һәм Коръәнне аңлату (тәфсир) кебек дисциплиналарны укыту тәҗрибәсе бар. Согуд Гарәбстаны, Иран һәм Йәмәндә фәнни конференцияләрдә катнашкан.

2008 елдан бирле Иорданиядә Халыкара ислам фәннәре университетында белем бирә.

Ислам дине галиме, шәригать фәннәре докторы, шәфигый мәзһәбе хокук белгече.

1959 елда - Сириядәге Хәсән әл-Мәйдани исемендәге Ислам институтын, 1963 елда Дәмәшк университетының шәригать факультетын тәмамлаган. 1974 елда Әл-Әзһәр университетының шәригать факультетында магистр һәм доктор дәрәҗәсенә ирешкән.

Мостафа Диб Әл-Буганың докторлык диссертациясе "Ислам хокукында каршылыклы (ихтиләфле) дәлилләрнең йогынтысы" дигән темага багышланган.

Сириядәге провинцияләрдә урта мәктәптә ислам әхлагын укыткан.1978-2000 елларда - Дәмәшк университетында ислам кануннары факультетында, 2000-2005 елларда Катар университетында шәригать факультетында, 2006 елда Иорданиядәге "Ярмук" университетының шәригать факультетында белем биргән дип хәбәр итә Болгар ислам академиясе сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе