Аны Болгар ислам академиясенең фән буенча проректоры Дамир Шаһавиев һәм фән буенча идарә башлыгы Азат Хөрмәтуллин каршы алды. Исмәгыйль Бүлбүл Казанга гаиләсе белән килде.
Ул Болгар ислам академиясендә Ислам фәннәре дисциплинасын алып барачак.
Исмәгыйль Бүлбүл "Әл Әзһәр" халыкара ислам университетының Палестина бүлеге ректоры булып тора. Ул моңарчы берничә мәртәбә Казанга килеп китте дип хәбәр итә Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте.