Баулыда Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче хатын-кызлар хаҗга юллама алачак

Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге уза.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 07. Фото:dumrt.ru

8 апрельдә Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге узачак. Изге Китап барлыгы 30 өлештән тора.

Чараны республика мөселманнары Диния нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгыш казыяты, Баулы мөхтәсибәте һәм Баулы районы хакимияте оештыра. Бәйгене тантаналы рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачачак дип көтелә.

Ярышта Татарстаннан 19 мөслимә катнашырга теләк белдергән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән - Башкортстан, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләрендә яшәүчеләр гариза биргән. Хатын-кызлар Изге Коръәннең соңгы 3 җүзен белүгә ярышны ике яшь төркеменә - 18 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләргә бүленеп үтәчәк. Бәйгедә катнашучыларның иң яшенә - 7 яшь.

Ике яшь төркемендәге җиңүчеләргә һәм икенче урынга лаек булучыларга төп бүләк - Хаҗга юллама тапшырылачак. "ДУМ РТ ХАДЖ" операторының “Стандарт” программасы буенча бер тапкыр фарыз хаҗын үтәргә мөмкинлек бирүче 4 сертификат уйнатылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак.

Конкурс Баулы шәһәре, Ленин урамы, 13 нче йорт, М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты адресы буенча үткәрелә дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе