![](/_pu/182/66275928.jpg)
Берникадәр вакыт элек Татарстан адвокатлар палатасыннан Руслан Нагиев социаль челтәрдәге аккаунтында беренче утырышның узуын хәбәр итте.
“Яклауның беренче уңышлары турында әйтергә була. Адвокатлар тарафыннан судка гариза бирелү белән, мәктәп директоры, чыннан да, яулыктан йөрүне тыю турында карарын һәм яулыктан йөргән өчен, укытучыларга шелтә белдерү турында карарын гамәлдән чыгарган. Әмма мәктәп директоры судка килмәде һәм моңа бәйле рәвештә, суд утырышы кичектерелде”, - дип хәбәр итте Руслан Нагиев.
Эш шунда: җавап тотучылар үзләре урынына җавап юллаган. Аның эчтәлеге яклана торган кешеләрне канәгатьләндермәгән. Нәтиҗәдә мәктәп җитәкчелеге белән җәмәгать килешүе барып чыкмаган. Укытучылар әлеге килешүгә күнә башлаган булган. Бу хакта “Бизнес-онлайн” эшлекле газетасына Руслан Нагиев хәбәр иткән.