Арча мөхтәсибәте район мәхәлләләрендә белем алучы шәкертләр арасында Коръән уку бәйгесе оештырды. Бәйге шартлары буенча шәкертләр Коръәнне Арча радиосы эфирында (103,6 FM ешлыгында) укый.
Радио тыңлаучылар күңелләренә хуш килгән бала өчен 1320 номеры буенча бәйгедә катнашучының номерын күрсәтеп тавыш бирә (смс юллый). Җиңүчеләр ай ахырында тавыш бирү белән ачыклана.
Бәйге 30 июньгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев һәм иганәчеләрнең бүләге көтә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.