17 август көнне Казан Кремленең Ислам музеенда “Рус география җәмгыяте” әгъзасы Рөстәм Гильметдиновка Антарктидада булып кайткан Коръәнне тапшыру тантанасы уза. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.Бу Коръән белән бергә Мәккәгә Татарстан Диния нәзарәте әзерләп бастырган Коръән дә китә.
Хаҗга китәчәк Коръән - уникаль, чөнки ул әлегә кадәр Көньяк Полюста булып кайткан бердәнбер Коръән. Изге җирләргә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм әлеге Коръәннең икенче сәяхәте булачак. Кайту белән ул Ислам музеена кире биреләчәк, дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.