Америка мөселманнары Корбан гаетен ничек билгеләп үткән?

“Америкада яшәүче мөселманнар буларак, безнең дини бәйрәмнәр күңелле үтә. Монда гомуми диннәргә карата толерантлык бар. Ел башында ук укытучыга динебез, дин буенча нәрсәләр ашарга ярамаганлык турында мәгълүмат биреп куябыз. Дини бәйрәмнәр алдыннан баланы шул көнне дәрестән азат итүне сорап, хат язып җибәрәбез.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 13. Фото: М.Әбсәләмова

Мәсәлән, Зифаның укытучысына да безнең Корбан гаете дип язып җибәрдек. Рәхмәт әйтеп, Зифаны дәрестән җибәрде. Бу көнне укучы дәрескә килмәгән булып саналмый”, - дип сөйли хәзерге вакытта АКШның Флорида штаты, Майами шәһәрендә гаиләсе белән гомер итүче Мәдинә Әбсәләмова.

“Татарлар Флоридада дини бәйрәмнәрне төрекләр белән бергә үткәрә. Дөресен әйткәндә, төрекләрнеке күңеллерәк, чөнки ул алар өчен дини генә түгел, милли бәйрәмгә әйләнгән. Без бу Корбан гаетендә төрекләр үзәгенә намазга бардык та шуннан иртәнге бәйрәм ашына калдык. Әллә кайчаннан күрмәгән дуслар белән күрештек”, - дип дәвам итте сүзен Мәдинә ханым.

Аның сүзләренчә, төрекләр халыкка ачык, шуңа күрә аларның бәйрәм оешмалары татарларны үзенә җәлеп итә. “Корбан бәйрәме көнне дә анда татар гаиләләре булган. Төрекләрдә олыларга хөрмәт бик мөһим. Кече яшьтәгеләр, олыларның кулын үбеп, маңгайга куялар. Бу традицион хөрмәтләү. Мин моңа баштарак сәерсенсәм дә, хәзер инде ияләштем”, - ди Мәдинә Әбсәләмова.

Төрекләрнең бәйрәм үзәгендә картлар балаларга бүләк, конфет, акча тараткан. Төрек балалары да, олыларның кулларын үбеп, маңгайга куеп бәйрәмләшеп, акча җыеп йөргән. Балалар эче конфет белән тулган пиньята (кәгазьдән папье-маше кебек итеп ясалган уенчык) үгезен ваткан. Мондагы кибетләрдә пиньятаның төрлесен табарга була, ди. Бу юлы татарлар, Корбан гаетенә туры китереп, үгез уенчык сатып алган. “Яңа елдан да кимрәк булмасын өчен, мондый бәйрәмнәрне балалар өчен күңелле итеп оештырырга тырышабыз”, - диләр АКШта яшәүче милләттәшләребез.

Мәдинә Әбсәләмова “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай ук быел балаларга гает бүләге алу өчен акча таратуларын, бу акчаны салу өчен сарык бәрәне рәвешендә махсус открыткалар ясауларын да хәбәр итте. “Америка кешеләре кул белән ясаган бүләк сувенирларга бик игътибар итә. Мондый сувернирлар бик кадерле. Без төрле төстәге кәгазьләрне түгәрәкләп кистек дә сарык башы ябыштырып бизәдек. Артына акча өчен скрепка ябыштырдык. Боларны әзерләү процессы үзе бик күңелле булды. Ирем Ренат, сеңлем Наилә белән көлеп, аптырап беттек. Һәр сарыкның үз бите һәм үз исеме булды. Сарык рәвешендәге открыткаларны балалар да, әти-әниләр дә бик яратты”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты М.Әбсәләмова.

Бу ял көнне татарлар, хәләл ресторанга барып, бәйрәм ашы уздырырга җыеналар.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе