8 гыйнварда Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчетендә балалар өчен "Пәйгамбәрең кем?" дип аталган гыйльми бәйге уздырылды

Бәйгедә 60ка якын мәктәп яшендәге бала көч сынашты. Бәйге башланыр алдыннан, балаларга вәгазь-нәсыйхәт белән Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин чыкты. Мөселманнарга Пәйгамбәребезнең иң күркәм үрнәк икәнлеген һәм аның тормыш юлын өйрәнү зарурлыгы турында сөйләде.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 09. Фото:dumrt.ru

Бәйгедә катнашучылар алдан әзерләнгән билетлардагы сорауларга жюри каршында җавап бирергә ашыкты. Нәтиҗәдә балалар арасында иң белемлеләре һәм тапкырлары ачыкланды.

Малайлар:

7 яшьтән алып 9 яшькә кадәр номинациядә

1 нче урын - Ярмөхәммәтов Йосыф

2 нче урын- Динисламов Нияз

3 нче урын - Хәбибуллин Давыт;

10 – 12 яшьлекләр арасында

1 нче урын - Хәбибуллин Хәбиб

2 нче урын - Сираҗиев Нурислам

3 нче урын- Валохов Әдәм;

13-15 яшьлекләр арасында:

1 нче урын - Гыйниятуллин Камил

2 нче урын - Латыйпов Хәниф

3 нче урын - Хәйруллин Хәниф

Кызлар:

7–9 яшьлекләр арасында:

1 нче урын - Сираҗиева Айсылу

2 нче урын - Йосыфова Зилия

3 нче урын - Хәкимова Мәрьям

10-12 яшьлекләр арасында

1 нче урын - Әллун Сәлмә

2 нче урын- Хәмитова Ясминә

3 нче урын - Хәбибрахманова Җәннәт

13 -15 яшьлекләр арасында

3 нче урынны Закирова Гадилә яулады. Аларга һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге тәмамлангач, бөтен кунаклар бәйрәм табынындагы пылау белән сыйланды. Балалар алга таба да Пәйгамбәребез тормыш юлы турында тагын күбрәк өйрәнергә сүз куешты, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе