Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән

Галимнәрнең солтаны имам Җәләлетдин әс-Суютый болай дигән: “Берәр йортта яисә мәчеттә, яисә берәр мәхәлләдә Мөхәммәд галәйһиссәләм мәүлиде укылса, ул йортның яисә мәчетнең, яки мәхәлләнең тирә-якларын фәрештәләр чорнап алыр һә шушы урынның халкына фәрештәләр салават әйтеп торырлар һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт, ризалыгы насыйп булыр. Җәбраил, Микәил, Исрафил, Газраил фәрештәләр исә мәүлид укуга сәбәпче кешегә үзләре салават әйтерләр.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 23. Фото:mufti-ural.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә булсын. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә күңелләребездән салават шәрифләр булсын.

Әлхәмдүлилләһ, Рабигуль-әүвәл аена кердек. Рабигуль-әүвәл – гарәпчә “яз башы” дигәнне аңлата. Борынгы исеме – “Хуан”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Кәнәнә исемле ундүртенче буын бабасы (ул гарәпләрнең шаһы була) язның әүвәлге айларында сахрада чәчәкләрнең ачылганын һәм бөҗәкләренең хәрәкәтләнгәнен күреп, күңеленә бертөрле ләззәт таба һәм “Рабигуль-әүвәл”, - дип әйтеп куя. Вәзирләре аның бу сүзләрен шунда ук тарихка теркәп куялар һәм айны да шушы исем белән атый башлыйлар.

Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көне – Ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм дөньяга килгән. Бу көн - бөтен дөнья вә ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булган Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең туган көне булу сәбәпле мөбәрәк көннәрдән. Мәүлид – гарәп сүзе, “туу” дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм дөньяга килгән сүз була.

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә Коръән иңдерде, җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре аңа пәйгамбәрлек бирде. Хәзрәти Рәсүл Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак тугры юлны, дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте, яхшылыкка, изгелеккә өйрәтте, яхшы белән яманны, матурлыкны танытты. Коръәндәге аятьләр безгә дәлил, безгә хөкем. Пәйгамбәребез, үзе эшләп, үзе гамәл кылып күрсәтте һәм аның үз авызыннан чыккан сүзләре, боерган боерыклары белән гамәл кылсак, монысы Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәте була.

Безгә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Кыямәт көнендә шәфәгать итәр икән. Ул калдырган юл белән барып, аңа күп-күп салаватлар әйтсәк иде. Әмин.

Мәүлид бәйрәме менә шул вакытлардан бирле мөселманнар яшәгән бөтен җирдә, бөтен илләрдә, шәһәр вә авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә зур хөрмәт илә бәйрәм ителеп килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көнендә фәкыйрь вә ятимнәргә ярдәм итү, ошбу көннәрдә мәҗлесләр ясап Мәүлидин-нәби касыйдәсен уку, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү мөэмин-мөселман кардәшебез өчен тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең атасы – Габдуллаһ, бабасы – Габделмоталлиб, аның атасы – Һашим, аның атасы – Габделмәннаф. Әнисе – Ваһап кызы Әминә.

Хәзрәти Рәсүлүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Йә җәмәгатьләр! Барыр җиребез ерак, азыгыбыз юк. Аллаһы Тәбаракә вә Тәгалә тыйган эшләрдән сакланып, боерган эшләрен кылып, тәгать һәм гыйбадәттә булсак иде. Аллаһы Тәгалә боермаган эшләрне эшләп, гасый булып, үзебезне-үзебез тәмуг утында яндырмыйк. Бу йортларда бүген без кунак. Ахыр йортыбыз мәңгелек. Үзебезне үзебез форсатлы вакытларда саклау тиешле. Гаргарә килгәч, иман китерү, тәүбә-истигъфар кылу мөмкин түгел. Гомер бер күз ачып йомганчы уза да китә, әҗәл якабызда, даим тәгатьтә булып, әдәмнәргә хәер-ихсан кылып, күңелебезгә хас ният, раст икътикад белән изгелекләргә үрелү тиеш”, - дигән.

Рабигыль-әүвәл аена аенда булган кайбер вакыйгалар:

8 нче көн – пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Мәдинә шәһәренә килеп җиткән көне.

10 нчы көн – аның хәзрәти Хәдичәгә өйләнгән көне.

12 нче көн – Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең туган көне – Мәүлидин-нәби.

22 нче көн – хәзрәти Фатыйма дөньяга килгән.

Һиҗрәтнең 3 нче елында хәзрәти Госман радыйяллаһү ганһү пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Өммегөлсем исемле кызын никахландырдылар.

Бу айда “әл-Әхзәб” сүрәсеннән “Мә кәнә” не уку бик сәваплы.

Бөек пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең туган көнен аерым, ачык билгеләп, шул көндә фәкыйрь һәм мескеннәргә төрле ашлар ашатып вә сәдакалар биреп шатландыру, пәйгамбәребезнең тууы һәм үсүе хакында гарәпчә, татарча бәян ителгән кагыйдәләрне уку борын заманнардан ук ачык билгеле.

Һиҗри белән җиденче гасырда бик юмарт Ирбил падишаһы Мәлик Мозаффар әбү Сәгыйть Кәүкәбри ибн Зәйнетдин Гали ибне Бәктәкин Шам-шәрифтә бик мәшһүр булган Касьюн тавындагы «Әл-Җәмигъ-әл-Музаффәри” дигән мәчет төзегән һәм мөселманнарны саклаган һәм 630 нчы елны Гаккә шәһәрен кяферләрдән коткарган.

Шушы Мозаффар падишаһ бик озак яшәгән, бик тугры, гадел кеше булган. Пәйгамбәребезгә артык мәхәббәтеннән һәм юмартлыгыннан, ул ошбу “Мәүлид-шәриф касыйдәсе”н уку һәм укытуны оештырган һәм зур ашлар әзерләп, күп халыкны туйдыруны, хәер-ихсан кылуларны мәйданга чыгарып, һәр ел “Мәүлидин-нәби көне” үткәрү өчен – голәма-мәшаих һәм күп фәкыйрьләрне җыеп, зур аш мәҗлесләрне ясап, “Мәүлид-шәриф касыйдәләре”н укучыларга һәм галимнәргә яхшы, гүзәл киемнәр биреп, бик күп мал-акча сарыф кыла иде. Аның өчен Шәех әбул-Хаттаб ибн Дихья үзенең “Әт-Тәнвир фи Мәүлид әл-Бәшир ән-Нәзир” дигән китабында мәүлиднең эчтәлеген язып бирде.

Мәүлид зикерен үткәрүнең яхшылыгын Әл-Хәфиз Әхмәд ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни һәм аның укытучысы Әл-Хафиз әс-Сахави, Әл-Хафиз әс-Суютый, Ибн Кәсир кебек бик күп галимнәр тәсдыйклап әйткәннәр. Рәсүлуллаһ туган көнен, без генә түгел, бик зур галимнәр, остазлар мәүлид укып уздырганнар, шуңа күрә безгә дә бу эш бик яхшы-саваплы булыр. Савап казанудан гафил булмыйк!

Хәзрәти Хәсән әл-Басрый: “Мин үземдә Өхед тавы зурлыгындагы алтын булуны бик теләр идем: ул алтынны пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең мәүлиден укытырга тотар идем”, - дигән.

Хәзрәти Җүнәйд әл-Багдади: “Кем дә булса Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм мәүлидендә катнашса һәм хәленнән килгәнчә ул мәүлидне хөрмәтләсә, иманга ирешкән шикелле булыр”, - дип әйткән.

Хәзрәти Мәгърүф әл-Кәрхый: “Кем дә булса Мөхәммәд галәйһиссәләм мәүлиден укытырга ризык әзерләсә һәм мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус-ишләрен җыйса, өен ут белән яктыртса, яңа киемен киеп, хуш ислемайлар белән сөртенсә, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә ул бәндәне пәйгамбәрләр белән бер төркемдә булдырыр һәм аның урыны югары Гыйллиййиндә (җиденче күктә) булыр”, - дип әйткән.

Имам Фәхритдин әр-Рази: “Кем дә булса Мөхәммәд галәйһиссәләм мәүлиден тоз яисә бодай яки башка бер ризык өстенә укыса, шул ризыкка бәрәкәт иңәр. Инде су өстенә мәүлид укылганнан соң ул суны эчүченең калебенә мең нур һәм шәфкать хисләре тулар, мең явызлык, авыру чыгып китәр. Мондый йөрәк башка йөрәкләр үләчәк көнне үлмәячәк”, - дигән. Сүз Кыямәт көне турында бара.

Имам Шәфигый: “Берәр бәндә туганнарын мәүлид укытыр өчен җыйса, ризык әзерләсә, мәүлидне укытырга урын әзерләсә, яхшы гамәл кылса яисә мәүлид укытырга бер сәбәп бирүчеләрдән булса, Аллаһы Тәгалә аны Кыямәт көнендә бәндәләр белән бергә терелтер һәм ул кешенең урыны Нәгыйм җәннәтләрендә булыр”, - дигән.

Хәзрәти Әс-Сәүри әс-Сәкътый: “Берәр кеше мәүлид укыта торган урынга барырга дигән нияттә булса, ул кеше нәкъ җәннәт бакчаларына барырга максат тоткан шикелле булыр, чөнки кешенең ул мәҗлескә бару максаты Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләмгә булган мәхәббәт хисеннән", - дигән.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Кем дә кем мине ярата, шул бәндә җәннәттә үзем белән бергә булыр”, - дигән.

Галимнәрнең солтаны имам Җәләлетдин әс-Суютый: “Берәр йортта яисә мәчеттә, яисә берәр мәхәлләдә Мөхәммәд галәйһиссәләм мәүлиде укылса, ул йортның яисә мәчетнең, яки мәхәлләнең тирә-якларын фәрештәләр чорнап алыр һә шушы урынның халкына фәрештәләр салават әйтеп торырлар һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт, ризалыгы насыйп булыр. Җәбраил, Микәил, Исрафил, Газраил фәрештәләр исә мәүлид укуга сәбәпче кешегә үзләре салават әйтерләр. “Һәм аның хәбәр итүенчә: “Әгәр берәр мөселманның өендә мәүлид укылса, ул өйгә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән корылык тимәс, ваба(чума) авыруы кермәс, явыз күз һәм караклардан имин булыр. Әгәр мәүлид укучы бәндә вафат булса, Аллаһы Тәгалә Мөнкир һәм Нәкир сорауларына җавап бирүне җиңеләйтер, һәм ул бәндә кодрәтле Аллаһы Тәгаләнең хаклык урынында булыр”, - дигән.

Бу – Аллаһы Раббыбызның иләһи әмерләрләренә вә Рәсүл Әкрам галәйһиссәләмнең пакъ сөннәтенә итагать кылучыларның һәм чын күңелләреннән Рәсүлебезне саф мәхәббәт илә яратучыларның гыйбрәтле сүзләре. Хәзрәти Әбү Бәкер, Гомәр, Госман һә Гали – болары Рәсүлебез галәйһиссәләмнең иң якын сәхабәләре һәм беренче дүрт хәлифә. Хәзрәти Хәсән әл-Басрый, Әл-Мәгърүф әл-Кәрхый, Җүнәйд әл-Багдади – мәшһүр галимнәр, бәгъзеләрен исә әүлияләрдән дип саныйлар. Инде имам Фәхретдин әр-Рази һәм имам Җәләлетдин әс-Суютый турында әйткәндә, шунысы белегез: болары гаять югары дәрәҗәле Коръән белгечләре, тәфсир кылучылар.

Мөэминнәр хәлләреннән килгәнчә мәүлидне хөрмәтләрләр, олыларлар. Инде Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне һәм аның мәүлиден хөрмәтләми торган кешегә үзен мактап, мәдхия укысаң да, аның калебенә пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт хисе кертә алмассыз. Аллаһы Раббыбызны мактап, тәсбих-зикер әйтеп, пәйгамбәребезгә салават укып, аның тормышын искә алып, Раббыбызга дога кылып, пәйгамбәребезнең шәфәгатенә безгә насыйп булсын дип, җыела торган мәүлид бәйрәме булып санала.

922 нче милади елда ата-бабаларбыз үз теләкләре белән иман-ислам юлына бастылар, һәр көн көнкүрештә чыга торган мәсьәләләрне шәригать хөкемнәре илә хәзрәти имам Әгъзам мәзһәбенә нигезләнеп чишәләр. Рәсүл Әкрам салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Кем дә булса ислам диненә яхшы гадәт кертсә, аңа шуның өчен әҗере булыр һәм үзеннән соң шул яхшы гадәткә ияргән һәркемнең әҗере дә (ул кертүче кешегә) насыйп булыр. Шул ук вакытта аларның әҗерләре (кертүче кешегә булганлыктан) азаймас”, - дип әйткән. Бу хәдис хәзрәти Мөслим китабында китерелгән. Шулай булгач, мәүлид – мактауга лаеклы булган гамәл. Мөселманнар аны күп йөз еллар буена үткәреп килделәр. Һәр һиҗри елның рабигыль-әүвәл аеның уникенче көне – галәмнәргә рәхмәт буларак, үгетләүче һәм шатлык хәбәрен алып килүче Мөхәммәд рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнең дөньяга килүе, мәүлиде, туган көне.

Чынбарлыкта Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм, гаять гади күңелле бәндә буларак, туган көнен үткәрмәгән. Ничә еллар буена җаһилият-наданлыкта, түбән әхлаклы җәмгыятьтә Аллаһның барлыгын-берлеген танырга, потларга табынмаска өндәп йөргән Пәйгамбәребездә туган көн үткәрү кайгысы булмаган шул.

Беренче мәртәбә Мәүлид-шәрифне һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәргәннәр. Үткәрүчесе исә - Ирбил шәһәре (Гыйракның төньягында) әмире Әбү Сәгыйть Кәүкәбри ибн Зәйнетдин Гали ибне Бәктәкин. Бу – бик шөһрәтле, күп кенә изге һәм күркәм-гамәлләр кылган бәндә. Аның әмере белән Димәшкъ-Шам-шәрифтә Әл-Мозаффари мәчетен салганнар. Мөбәрәк мәүлид үткәрүне мәмлүк солтаннары(килеп чыгышлары белән Идел буе төрекләреннән) Әз-Заһир Бәйбарсә һәм Әл-Әшрәф Акаитбай дәвам итте.

Хәзрәти Ибне Кәсир, мәшһүр Бөек Коръән тәфсирен язучы, тарих китабында мәүлид турында: “Мәүлид-шәрифне рабигыль-әүвәл аенда үткәрәләр. Бу бәйрәмне бик матур, яхшы итеп уздыралар: (мәүлидне беренче мәртәбә үткәрүче) әмир, Аллаһның рәхмәтендә булсын, меңнәрчә сарык чалып, халыкка күп итеп ләззәтле ризыкларны таратып, Рәсүл Әкрам Мөхәммәд галәйһиссәләм мәүлиден үткәрә толрган булган. Бу гамәлне мәшрикъ вә мәгъриб галимнәре бик нык хупладылар, алар арасында Әхмәд ибне Хиҗер әл-Гаскаләни, аның шәкерте Әл-Хафиз әс-Схави, Әл-Хәфиз әс-Суютый да бар. Шул вакыттан башлап, мөселманнар җирнең мәгъриб-мәшрикъларында Мәүлид-шәрифне үткәрә башладылар”, - дип яза.

Әл-Хафиз әс-Сәхави фәтвалар китабында мәүлид турында: “Мәүлид-шәрифне (пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең Аллаһы Тәгалә хозурына кире кайтуыннан соң) өч гасыр үткәч бәйрәм итә башлаганнар. Дөньяның барча урыннарында әһле-ислам мәүлидне үткәргәннәр, төрле сәдакалар таратканнар, мәүлид (догаларын) укыганнар, шуңа күрә бәрәкәтләре дә килә торган булган”, - дип язган.

Шулай итеп, Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнең мәүлиден үткәрү яхшы гамәл булып санала. Бу мөбәрәк мөнәсәбәт уңаеннан кешеләр яхшы, изге гамәлләрен күбәйтергә тырышалар, тәкъвалыкларын арттыралар. Мөселманнар җыелып, Аллаһы Тәгалә илчесе, Мөхәммәд әл-Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең тормышын искә төшерәләр.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе