Чөнки корбанны чалгач, без аны өч өлешкә бүләргә тиешбез. Пәйгамбәребез моның сөннәт икәнлеген әйтә, ягъни бу бик саваплы санала.
Пәйгамбәребез итнең өчтән бер өлешен суыткычка салып, гаиләңә калдыр, ди. Аны бер ел ашыйбызмы, бер ай ашыйбызмы – үз эшебез. Бер өлешен, аш пешереп, туганнарны, дусларны чакырып, алар белән бәйрәм итегез, ди. Социаль яктан караганда, динебез син туганнарыңны, дусларыңны җыеп, ашат, корбан ашы үткәр, ди. Кызганычка каршы, без шундый вакытта яшибез: үз эчебезгә бикләндек, туганнар белән аралар суынды, кешеләргә игътибар да итмибез. Өченче өлешен Пәйгамбәребез кисәкләп мескен-ятимнәргә, күршеләргә кертеп чык, ди.
Шунда ул мөселман булган яки мөселман булмаган дип әйтми. Урысмы ул, татармы ул, чувашмы ул, башка милләттәнме ул – Пәйгамбәребез әйтми, тарат, ди. Милләткә карамыйча, бездән бүләк булсын. Алар өчен авыр көндә, бәлки пешерергә итләре дә булмаган чакта, шушы бәләкәй кисәкне аларга бирик. Корбан ите китерделәр икән, рәхмәт әйтеп алыйк. Үзебез чалдык икән, бисмилләһ әйтеп таратыйк. Безгә моның өчен әҗер булыр.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы.