
Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Советы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җавап бирә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин- Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәниррахиим. Корбан мөселман булган кешегә генә ваҗиб. Ягъни Аллаһы Тәгаләне таныган кеше исеменнән корбан чалу дөрес була. Әгәр дә бу корбан гаилә башлыгы исеменнән чалынса, әйтик, мәсәлән, Виктор Алексей улыннан, аның гаиләсеннән дип чалынса, бу корбан бөтен гаилә әгъзалары өстеннән төшә.
Корбанның гаилә башлыгы исеменнән чалынып, гаиләнең калган әгъзалары исеменнән төшүе хакында әйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәтендә китерелгән. Алдан әйткәнчә, корбан чалу мөселман булган кешегә генә ваҗиб булып тора.
Римма Гатина әзерләде.