Әгәр кеше фәкыйрь, ярлы статусында булса яки нисабы җитмәсә һәм корбан чалырга теләсә, аны чалып, итен үзендә калдыра аламы?

Әгәр кеше фәкыйрь, ярлы статусында булса яки нисабы җитмәсә һәм корбан чалырга теләсә, аны чалып, итен үзендә калдыра аламы? Мәдрәсәдә укыганда "Итен таратмасаң да була" дигәнне ишеткән бар иде. Кешене корбан чалдырудан бигрәк, аш үткәрәсе бар, итен таратып бетерәсе бар... һәм башка шундый "фарыз"лар тоткарлый дип уйлап куйдым әле мин, бүген кайбер кешеләр белән сөйләшкәч. Казаннан Наилә ханым.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 10. Фото: novostimira.net

Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җавап бирә.

- Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәниррахиим. Кеше ярлы яки фәкыйрь булса яки нисабы җитмәсә, аңа корбан чалдыру ваҗиб түгел. Димәк, ул аның өстеннән төшә. Әгәр дә инде ул шул хәлендә дә корбан чалдыра икән (кредитка яки бурычка алып), корбан чалдыру дөрес булмый, мәкрүһ кылынган. Чөнки ул үзенең хәлен кабаттан катлауландыра. Хәтта кайберәүләр: "Тукта, корбаннан үтсен", - дип, тавык та чалалар. Бу һич дөрес түгел. Фәкыйрь һәм мескен булсаң, хәлең булмаса, бурычка алып, корбан чалу шарт түгел. Чөнки ислам дине катлауландырырга кушмый, җиңеләйтергә куша.

Әгәр кеше шул хәлендә корбан чалды икән, ул аны тарата ала. Әгәр ул корбан чала икән, аны ихлас нияттән эшләргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен. Ә инде итен тарату яки таратмау – аның шәхси эше. Чөнки корбан чалу – ваҗиб. Тарату түгел, ә чалу ваҗиб. Шунысын да әйтергә кирәк: корбанны чалганнан соң, сөннәт буенча аны 3 өлешкә бүләргә тиеш. Бер өлешен – таратырга, икенче өлешен – аш уздырырга һәм өченче өлешен үзендә калдырырга. Әгәр дә ул шулай эшләмәде икән, гөнаһ түгел.

Әгәр кеше "бөтенесен үземдә калдырам" дип чалса, бу дөрес булмый, ул ит өчен чалган була. Әгәр дә инде ул аны ниндидер сәбәпләр белән өләшә яки аш уздыра алмый икән, бу очракта гөнаһ юк. Әгәр кешеләр аш уздыру яки тарату мәшәкатьле дисәләр, хәзерге вакытта шундый хезмәт күрсәтү бар. Мәсәлән, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә теге яки бу кеше исеменнән корбан чалына. Кеше акчасын гына китереп бирә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Аның бөтен ите монда – мәдрәсәдә ел дәвамында шәкертләрне ашатырга кала. Бу мәшәкатьле эш түгел.

Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе