2017 Сен 04. Фото:Данис Касыймов
Фонд алып барган проектлар (аның исәбенә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен төзелгән "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге дә керә)һәм "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге белән танышу кунакларны бик тәэсирләндерде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр эшләү тәҗрибәсен үз төбәкләрендә җәелдереп җибәрергә теләүчеләр дә бик күп булды. Шундыйларга Кытай делегациясен кертергә мөмкин. Кунаклар биредә курслар үтүчеләрнең (күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр, коляскада һәм арбада йөрүчеләр, ДЦПлы диагнозлы кешеләр) тернәкләнү узып кына калмыйча, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алуын билгеләп үтте.