Мөслимәләрнең хиҗаптан Олимпия уеннарында катнашуы - дәгъват ул

Күптән түгел Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә җәйге Олимпиада уеннары тәмамланды. Ул тарихка спортчы хатын-кызларга ярышларда хиҗаптан катнашырга рөхсәт бирелү белән кереп калачак.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 01. Фото:vhijabe.ru

Укучыларда: “Ә нигә алдагы елларда уеннарда хиҗаптан катнашучы булмадымыни?” дигән сорау туарга мөмкин. Әлбәттә, катнашканнар. Катнашучыларның саны Лондонда, мәсәлән, ике дистәдән артып киткән. Яңалык булмаса да, елның-елында әлеге мәсьәлә көн үзәгеннән төшми.

Хиҗаплыларның, мөслимәләрнең спорт ярышларында катнашу мәсьәләсе моңарчы да гел куертылып килде. Тарихка күз салсак, хәтта бер елны Халыкара олимпия комитеты Согуд Гарәбстанының командасын Олимпия уеннарында катнашудан тыю белән куркыткач, тарихта беренче тапкыр командага хатын-кыз спортчылар кертелде. Моңарчы бу илнең хатын-кыз спортчыларына Согуд Гарәбстаны үз иленең законнары уеннарда катнашырга рөхсәт бирми иде. Ул вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары “Согуд Гарәбстаны принцы Наиф ибн Габдел Газиз спортчы хатын-кызларның Лондондагы уеннарда “аларның хатын-кызлар өчен каралган әдәп кагыйдәләрен үтәгән һәм ислам кануннарын бозмаган очракта катнаша ала” дип шарт куйган иде. Шулай итеп, 2012 елда ил тарихында беренче тапкыр дзюдо остасы Войдан Шахеркани һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Сара Аттар уеннарда катнашты.

Фотосурәтнең чыганагы: islam-portal.ru

ДИНИ ТРАДИЦИЯЛӘР СПОРТ РЕГЛАМЕНТЛАРЫННАН ӨСТЕНРӘК

Шул ук Лондондагы җәйге уеннар темасын дәвам итсәк, ул вакытта Олимпиаданың оештыру комитеты уеннарда хиҗап киеп катнашуны тыйган. Әмма мөселман илләре вәкилләренә, үз сүзләрендә нык торып, дини традицияләрнең спорт регламентларыннан өстенрәк икәнлеген расларга туры килгән. Нәтиҗәдә Иран, Гыйрак, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Йәмән, Оман, Малайзия, Тунис, Сомали һәм Әфганстан хатын-кыз спортчылары хиҗаптан көч сынашты. Хиҗап уеннарда комачауларга, төрле җәрәхәтләргә китерергә мөмкин диючеләргә җавап итеп, хиҗапның төрле формалары уйлап табылды. Хиҗап дигәндә, монда яулык бәйләү турында гына түгел, хатын-кызларның гаурәтен каплаган кием турында сүз бара.

Тарихка күз салсак, хиҗап тирәсендә бәхәсләрнең беркайчан да тынып тормаганлыгын күрәсең. Берничә ел дәвамында хиҗап киеп футбол уйнау мәсьәләсендә чын мәгънәсендә көрәш барган. Хиҗапка каршы булучылар уен вакытында аның имгәнүләргә, җәрәхәтләргә китерү ихтималын дәлил иткән. Һәм шуңа күрә ул 2007 елда рәсми рәвештә тыелган да. Шулай да 2012 елда Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе һәм Халыкара футбол ассоциацияләре советы хатын-кызлардан торган командаларына хиҗап киеп уеннарда катнашуны тыймый башлаган.

МӨСЛИМӘ СПОРТЧЫЛАР ХИҖАПТАН КӨЧ СЫНАШЫРЛЫК СПОРТ ТӨРЕН ТАПТЫ

Быел Олимпия уеннары кагыйдәләренә дресс-код өлешендә үзгәрешләр кертелде. Мөслимәләр рәсми рәвештә Бразилиядәге ярышларда хиҗаптан катнашты. “Аргументы и факты” газетасы бу хакта 2016 ел башында: “Хатын-кызларның Олимпия уеннарында хиҗаптан катнашуы Халыкара Олимпия комитетының шәригать кагыйдәләрен үтәүне катгый таләп иткән илләр вәкилләренең чыгышларына игътибарны җәлеп итү теләге белән бәйле”, - дип язды.

Әлбәттә, хиҗап мәсьәләсе һәрвакыттагыча киң җәмәгатьчелектә төрле фикерләр тудырды. Һәркем Олимпия уеннарын үзенчә күзәтеп барды: кемдер милләттәшләребез уңышларын барласа, кемдер Россия уенчылары уенын күзәтте. Ә без исә хиҗаплы мөслимәләрнең медальләрен санадык, алар турында яздык. Бәлки бу беренче карашка бик үк аңлашылып та бетмәгәндер. Укучыларыбыздан: “Ник, андыйлар гади кеше түгелмени? Хиҗаплыларны аерып карарга кирәкми. Аларның медаль алуын гади хәбәр итеп кабул итәргә кирәк. Алар ник моңарчы катнашмаганнар? Бу гөнаһ исәпләнгәнме, ә хәзер рөхсәт ителәме?” дигән сорау-фикерләрне ишетергә туры килде. Алар бу хакта имамнарның фикерләрен ишетергә теләвен дә әйтте.

Бер караганда, хиҗаплымы ул, хиҗапсызмы – яхшы спортчыларның барысы да ярышларда катнашырга тиеш инде. Елның елында матбугатта хиҗаплы спортчылар турында фикер төрлелеге булу безне дә бу темага алынырга этәрде.

Риодагы җәйге уеннар алдыннан, Ислам белән бәйле сайтлар, мөслимәләр генә түгел, гомумән алганда, кайсы мөселманнарның Олимпиадада катнашачагын, аларның нинди уңышлары барлыгын тәфсилләп язып чыкты. “Ислам для всех” порталы мәгълүматларына караганда, быелгы олимпия уеннарында Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән (авыр атлетика), Согуд Гарәбстаныннан (җиңел атлетика, фехтование һәм дзюдо), Франциядән (футбол), Ираннан (җиңел атлетика) хиҗаплы спортчылар катнашкан.

Матбугатта бигрәк тә Америка кушма штатларыннан хиҗаплы фехтование спортчысы Ибтихаҗ Мөхәммәд хакында күп яздылар. 30 яшьлек спортчы, балачак хатирәләрен яңартып, ни өчен фехтованиене сайлап алуы турында әйтә. Сәбәбе гади: уенчыларның бу спорт төрендә баштан аякка кадәр каплаулы булуында. Аның, АКШ олимпия җыелмасы тарихында беренче тапкыр уеннарда хиҗап киеп катнашкан спортчы булуы өстенә, спорттан башка өлкәләрдә дә актив шәхес булуы билгеле.

Фотосурәтнең чыганагы: medina-center.ru

Бронза медаль яулаганнан соң, ул Риодагы уеннарда хиҗаптан катнашуга бәйле рәвештә, үз позициясен дә белдерде. “Әгәр мин яшь мөселманнарга гына түгел, “сез башка кешеләрдән аерылып торасыз, сезгә монда урын юк” дигән сүзләрне ишеткән барлык егетләр өчен - илһам чыганагы, хатын-кызларны активрак булырга этәрә алам икән, бу бик яхшы”, - диде ул, мөселманнарның тормыштагы бөтен өлкәләрне яуларга хокукы барлыгын белдереп.

Риодагы уеннарга кадәр үк Time журналы Ибтихаҗ Мөхәммәдне “Дөньядагы иң йогынтылы 100 кеше”нең берсе дип игълан итте. Ибтихаҗ Мөхәммәднең спорттагы уңышлары Казан белән дә бәйле. Ул 2014 елда Казанда узган дөнья чемпионатында команда ярышларында алтын медальгә лаек була.

Бразилиядәге уеннарга кабат әйләнеп кайтсак, көнбатыш матбугатында да хиҗаплы спортчылар мәсьәләсе урын ала. «Washington Post» газетасы хәтта “Мөслимә спортчылар хиҗаптан көч сынашырлык спорт төрен тапты” дигән башисем белән чыга. Әлеге басма бу хатын-кызларның спортны шулкадәр яратуын, каршылыкларны җиңеп чыгуы турында яза. Телевидение экраннары аша Германия һәм Мисырның пляж волейболы буенча хатын-кыз командалары уенын караган тамашачылар күбрәк нәкъ менә тупны күзәткәнен әйткән...

МӨСЛИМӘЛӘРНЕҢ ОЛИМПИЯ УЕННАРЫНДА КАТНАШУЫ ДӘГЪВАТ УЛ

Ислам дине мөслимәләрнең спорт белән шөгыльләнүенә ничек карый соң? Дин әһелләре бу хакта нинди фикердә? Без бу хакта “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов һәм имам ярдәмчесе Рафис хәзрәт Сәйфетдинов белән сөйләштек.

Раил хәзрәт Әхмәтов:

- Мөслимәләрнең хиҗаптан спорт уеннарында катнашуына без шатланабыз, бөтен дөнья шатлана. Әгәр аларның гаурәтләре ябык икән, мөслимәләрнең спорт уеннарында катнашуында проблема юк. Әгәр алар үзләре, яулыкта булып, гаурәтләрен ачсалар, анысы инде икенче хәл. Алар, мөэминә булып, яулыкта чыгып, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, ярышларда катнаша. Ниндидер нәтиҗәгә ия булалар, бүләк алалар. Шуңа күрә монда проблема юк. Әгәр дә инде ул дингә каршы барса, анысы инде икенче хәл.

Диндә мөселманнарның Олимпия уеннарында катнашу мәсьәләсендә чикләү юк бит?

- Әгәр дә без – мөэмин-мөселманнар – намаз укучылар, ураза тотучылар – фәндәме, диндәме, икътисадтамы, сәясәттәме, башка өлкәдәме –беренчеләрдән булсак, бу мөэмин-мөселманнар көчле дигән сүз. Әгәр намаз укып, мәчеттә ятып кына, бу тормышны алып барсак, диннең матурлыгы, максаты югала. Мөэмин-мөселман кешесе бөтен яктан көчле булырга тиеш. Физик яктан да, гыйлем, гаилә, эш мәсьәләсендә дә. Менә шул вакытта дин тарала. Башкалар да: “Әйе, мөэмин-мөселман кешеләре алар шундый: алар дини генә түгел, физик яктан да көчле”, - дип әйтерләр. Әгәр гаиләле хатын-кыз икән, аның ире бар, ярышларга ул рөхсәт итсә бара, юк икән – бармый.

Хатын-кызлар да - намаз укучы, бәлки әни кешедер дә. Шулай ук Коръәнне белә, Аллаһы Тәгаләгә дога кыла. Аларның, ярышларда катнашып, медальләр алуы – ниндидер нәтиҗә. Яшьләр өчен, балалар һәм оныклар өчен бер этәргеч. Хәзерге вакытта балаларны компьютер уеннарыннан аерып алып булмый, алар гаиләдәге төрле кабахәтлекләрне күреп үсә. Балаларны намазга бастыру, дингә өйрәтү авыррак. Ә менә бу ысул алар өчен бик әһәмиятле. Чөнки балалар телевизор карый, интернет куллана.

Менә элек паспортта яулыктан фотосурәт юк иде. Ул кешенең үзеннән торамы, әллә башкачамы? Ихтыярый зат буларак, кеше үзе сайлый яки аны аңа ясарга бирмиләр. Монда да шулай. Мәсәлән, спорт икән, дин күзлегеннән караганда, яхшылыкка илтә һәм, дәгъват буларак, хәрәмгә чакырмый, кеше үз-үзенә зарар китерми икән, әлбәттә, ул яхшы. Әгәр дә ниндидер сәбәп белән әгъзалар-түрәләр: “Сезгә әле ярамый”, - дип әйтәләр икән, димәк, аларның ниндидер критерийлары бар.

Хәзер мөслимәләр зур спортта катнаша икән, без нәтиҗәне күрәбез. Яулыктан ярышларда катнашам да, тыныч кына утырам, дога кылам, намаз укыйм да бетте түгел. Алар спорт ярышларында да үзләрен күрсәтә. Бу кешеләргә бер дәгъват, бер нәтиҗә, әлбәттә, ул дөнья өчен яхшы. Чөнки мөселман дөньясы үзенең тормышы, үзенең мисалы белән диннең нинди икәнлеген күрсәтергә тиеш. Ягъни дин намаз, Коръән уку гына түгел. Ул - намаз уку да, гамәл кылу да, гаиләне алып бару, балаларны үстерү дә, спортта катнашу да, башка юнәлешләрдә нәтиҗәләргә ирешү дә. Ягъни мөэмин-мөселман төрле яктан да беренче булырга тырыша.

Фотосурәтнең чыганагы: islam-portal.ru

Рафис хәзрәт Сәйфетдинов:

- Дөреслектә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең хәдисендә безгә: “Көчле мөселман зәгыйфь мөселманга караганда күркәмрәк, зуррак дәрәҗәдә”, - дип җиткерелә. Әмма аларның икесендә дә хәерлесе бар. Мөселманнар көчле булырга тиеш. Ул үз эченә күп нәрсәләрне ала: акча белән тәэмин итүне дә, тән сәламәтлеген дә, башкаларны да. Тәнебезне диеталар тотып саклыйбызмы, физик күнегүләр ярдәмендәме, анысын кеше үзе хәл итә. Мөселман рухи яктан да көчле булырга тиеш. Ул гыйлем эсти һәм аны кулланып, бозыклардан, ләззәтләрдән тыелу өчен көч ала. Бүгенге көндә яшәр өчен, көч-куәт булып, мөселман тәкъва бәндәләрдән булырга тиеш.

Олимпиадада катнашу гөнаһмы?

- Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мондый фәтвалар да бар:

Динне ныграк саклап кала торган ортодоксаль мөселманнар, ягъни дин ягын күбрәк карый торган галимнәр: “Олимпиадада катнашу тыела”, - дип әйтә. Нигә дисәгез, Олимпиаданың исемендә олимп дигән сүз бар. Олимп – борынгы грек иләһләре яши торган урын. Олимпиада – беренче чиратта грек иләһләрен популярлаштыру өчен булдырылган уеннар. Әлеге уеннарда катнашкан кеше грек иләһләрен пропагандалауда катнашучы кешегә әйләнә, ялгыш юлга кереп китә, ә бу Аллаһка ышанмау белән чиктәш дигән фикер дә бар.

Олимпия уеннарын Сабантуй белән чагыштырып була

Аллаһының рәхмәте белән, хәзер галимнәрнең Олимпия уеннарында катнашырга мөмкинлек бирә торган фәтвалары да бар.

Олимпия уеннары иң яхшы спортчылар 4 елга бер тапкыр җыела торган үзәк булып тора. Мөселманнарга да иң яхшылар арасында булу зарур. Иран, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр кебек илләр үз спортчыларын бу ярышларга җибәрә. Бу елда бик күп мөслимәләр, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, хиҗаптан уеннарда катнашты. Мөселман көрәшчеләренең дә киемнәре дә гаурәтләрен каплап тора иде. Алар озын шортылардан көч сынашты.

Соңгы елларда шундый тенденция күзәтелә: мөслимәләр Олимпия уеннарында елдан-ел күбрәк катнаша. Дөньякүләм сәясәт күзлегеннән чыгып караганда, бу яхшы. Чөнки мөселманнар яңа өлкәләрне, шул исәптән, спортны да үзләштерә. Мондый уеннар мөселманнар арасында аерым уздырылса, яхшы булыр иде. Ул вакытта бернинди проблема булмас - без борынгы грек мифологиясе белән бәйлелек фактыннан да китәр идек. Мөселманнарга спорт белән шөгыльләнү ярый гына түгел, ә кирәк тә. Аллаһы Тәгалә: “Изге эшләрдә бер-берегезгә булышыгыз һәм узышыгыз. Ягъни бер-берегезне гөнаһтан саклагыз”, - дигән. Бу сүзләр безне физик активлыкка этәрә, шул ук вакытта Олимпиада белән бәйлелек кайбер илләрне уеннарда актив катнашудан туктатып тора.

Минем шәхси фикерем мондый: әгәр мөселманнар гаурәтләрен капласалар, уеннарда катнаша алалардыр дип уйлыйм. Мөселманнар Сабантуйда көрәштә катнаша бит. Аны тәңречеләрдән калган гыйбадәт дип әйтәләр. Әмма татар мөселманнары көрәштә дә катнаша, сарыгын да алып кайта. Шуңа күрә Олимпия уеннарын Сабантуй белән чагыштырып була дип уйлыйм.

Мөселман кешесе, пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәп, бер чиктән икенче чиккә ташланмыйча, дин ягыннан да, дөнья ягыннан да алтын урталыкны саклап яшәргә тиеш. Әгәр теге яки бу эш динебездәге фарызларга һәм сәламәтлегебезгә зыян китерә икән, аннан баш тартырга кирәк.

Р.S.: Язмабыз ахырында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) хатыны Гайшә белән куышлы уйнарга яратканлыгы турында да әйтеп китәбез. Пәйгамбәребез шулай ук Олимпия уеннарына кертелгән уктан ату кебек спорт төре белән актив шөгыльләнгән. Ул: “Йөзү, уктан ату, атта йөрү белән шөгыльләнегез”, - дигән. Бу Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте булып тора.

Язманы Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе