
“РФ Конституциясенең 28 статьясы нигезендә, һәр кешегә вөҗдан иреге, дин тоту иреге гарантияләнә. Теләсә кайсы динне үзең генә яки башкалар белән бергәләп тоту яки бөтенләй дин тотмау хокукы каралган. Һәркем дини һәм башка карашларга ирекле рәвештә ия булырга, сайлап алырга һәм таратырга, алар нигезендә эш итәргә хокуклы.
Бу статья нигезнамәләренә таянып, мөслимә үзенең дини карашлары нигезендә хиҗаптан йөрү хокукына ия дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Шул исәптән уку йортларында булганда да”, - диелә петициядә.