Коръән җебе өзелми яки мөслимәләрнең көче - Коръәндә

Ир кешене Коръән укырга өйрәтсәң, белем бер кешегә бирелә. Хатын-кызга Коръән гыйлемен бирсәң, тулы бер нәселгә белем биргән буласың. Сөекле Пәйгамбәребезнең бу сүзләрен Коръән уку буенча уздырылган ярыш-бәйгеләр турында укыган, мондый ярышларны тамаша кылып кайтканнан соң, кабат-кабат искә төшерәм. Бу язмамны юкка гына "Коръән җебе өзелми яки мөслимәләрнең көче - Коръәндә" дип атамадым. Коръәнне өйрәнүнең кеше, бигрәк тә кызлар тормышына йогынтысын күрсәтәсем килде.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 12. Фото:Римма Гатина

Моннан берничә ел элек Төркиядә ел әйләнәсендә эшләп килүче, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче төрекләрне җыеп, Коръән уку серләренә өйрәтүче пансионатта Татарстан мөслимәләре дә белем алып кайтты. Алар арасында мин фәкыйрегез дә бар иде. Төркиядә, гомумән, кызлар өчен меңләгән Коръән өйрәтү курслары эшләп килә. Кызлар, хәреф таный башлау белән, мөселманнар өчен изге булган китапка тотына. Мәчет каршында да эшли мондый курслар, аерым бер мәхәлләнеке булганнары да бар. Кышкы һәм җәйге курсларга да сорау зур. Кемнең кайчан мөмкинлеге бар: теләсә кайсысын сайлап алырга мөмкин. Кышкы курсларда бер елдан алып 3 елга кадәр укырга кирәк булса, җәйгеләре 3 айга хәтле сузылырга мөмкин.

Курсларның популяр булуының сере шунда: Төркиядә Коръән курсларын тәмамлаган кызлар “югары бәяләнә”, ягъни кияүгә чыкканда мәһәрне күбрәк сорый ала дип санала. Мәсәлән, үзенең борынгы мәчетләре белән дан тоткан Истанбулда уртача мәһәр күләме 2009 елда 3-6 мең доллар тирәсе иде. Әмма бу чик түгел. Шунысы бар: Төркиядә Коръәнне белмәгән кызларны кияүгә алырга атлыгып тормыйлар. Мөселманнар бигрәк тә. Коръән белән сугарылмаган кызлар бала тәрбияли дә, гаиләне дә алып бара алмый дигән фикер яши. Төркиядә курсларны тәмамлап кайтканда, миндә: “Төрек хатын-кызларының көче – Коръәндә” дигән фикер формалашкан иде инде.

Фотосурәт: Римма Гатина.

Язмабызның башында искә алган: “Хатын-кызга Коръән гыйлемен бирсәң, бер нәселгә белем биргән буласың” дигән сүзләрне төрекләрнең тәҗрибәсен мең кат раслый. 2000 нче еллар башында Татарстанда балаларга Коръән өйрәтү бүгенге дәрәҗәдә түгел иде әле. Төрекләрнең Коръән өйрәтү үзәкләрен күреп, аларга бик кызыгып һәм көнләшеп кайтканым хәтердә.

Хәзер республикада, әлһәмдүлилләһ, мәчет каршында якшәмбе курслары эшләп килә. Әти-әниләр үзләре дә, бик тырышып, балаларын дин гыйлеменә өйрәтә. Яшьтән балаларына дин гыйлеме өйрәтү Исламда ата-ананың балаларына карата вазифасы булып тора. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина тарафыннан уздырылып килгән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә дә яшьтән дин гыйлеме бирелгән нарасыйларны күреп, ихлас һәм самими тавыш, шул ук вакытта үз-үзләренә нык ышанып, Коръән аятьләрен укуларын тыңлап кайттык.

Фотосурәт: Алинә Бикмуллина.

Кайчандыр Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сафында булганнар - бүген үзләре әти-әни

Ул көнне Мәрҗани мәчетендә чын мәгънәсендә Коръән бәйрәме булды. Татарстан районнарыннан, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 500 ләп баланы җыйды быел 20 еллык юбилеен билгеләп үткән әлеге бәйге. Иртән бәйгегә дип ашкынып килүче малайлар һәм кызлар, ярышта катнашмасалар да, берсеннән-берсе нәни балаларын җитәкләп килүче әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар белән ямьле булды ул көнне әлеге мәчет.

Тамашачылар арасында әниләр генә түгел, әтиләрнең дә күп булуы күңелне шатландырды. Кайчандыр Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сафында булган, хәзер инде үзләре икешәр-өчәр бала үстереп яткан әниләр һәм әтиләр белән дә очраштык без ул көнне. Әле бу бәйге беренче адымнарын гына атлап киткән вакытта, мәртәбәле жюрида нарасыйларның белемнәрен һәм Коръән уку осталыгын бәяләгән Рәшидә абыстай Исхакый дәвамчылары белән дә сөйләштек.

Мондый Коръән бәйгеләренең баланың шәхес булып җитешүенә йогынтысы, кыз балаларны тәрбияләүдә, гаилә корырга, әни булырга әзерләүдә Коръәннең роле турында фикерләштек без.

Фотосурәт: Римма Гатина.

“Коръән-каләм” проектын гамәлгә ашыручы, Лаеш районының Кече елга авылыннан Йосыф Гыйләҗев (әле баласына 6 ай гына икән):

- Әнием мине бу бәйгегә алып килгәндә, бик кечкенә идем әле. 2004 нче ел иде ул. Бәйгедә ике тапкыр катнаштым. Бу бәйгеләр матур хисләр калдыра. Алардан безнең киләчәгебез күренә. Әлһәмдүлилләһ, бу бәйгеләрне ничә еллар буе Әлмира апа алып бара. Аңа бик күп рәхмәтләр әйтәсе килә.

Ул еллар күңелгә кереп калган. Монда килгәч, кечкенә балаларны күргәч, яшь чаклар искә төшә. Үсә төшкәч, үз балаларыбызны да монда алып килергә иде, Аллаһ боерса. Бу бәйгеләр дәвамлы булсын. Әлхәмдүлилләһ, Ислам динебез алга бара.

Фотосурәт: Римма Гатина.

“Мөселман буларак, башка әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез бу нисбәттән?” дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

- Әлһәмдүлилләһ, үзебез дә, үсеп җитеп, әти-әни булып яши башлагач, шунда аңлыйсың: балаң синең алга барышың, диләр. Әти-әниеңнең сине монда алып килүе, синең, бәйгедә катнашып, урыннар алуың – ул горурлык. Киләчәктә барлык әти-әниләрне дә балаларын монда алып килергә, бәйгедә катнаштырырга чакырам. Урын алмасалар да, Аллаһ кушып, үзләренә яңа дуслар, яңа кардәшләр табалар.

Бу бәйгедә үзем дә әле кичә генә катнашкан кебек. Мин балаларның эчтән генә бик дулкынланганын сизеп торам. Без дә үз вакытында нык кына дулкынланган идек. Хәзер дә бәйгедә катнашыр идем, әмма инде яшем ул түгел.

Балалар, шушында килеп, Коръәнне, дини белемнәрне күбрәк өйрәнеп, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булсын

Кайчандыр Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сафында булган, хәзер инде хәләл җефете белән 2 угыл үстереп ятучы Казан кызы Ләйсән Бикчәнтәевага (кыз вакытындагы фамилиясе Моталлапова) 32 яшь. Ул да бәйгене читтән күзәтә. Коръән бәйрәменә Бикчәнтәевлар гаиләләре белән килгән.

Олы уллары Мөхәммәдкә биш яшь. Ул бәйгедә инде икенче елын катнаша. Конкурска әзерләнгәндә, әнисе белән бергә санап утырганнар: ул 7 сурә белә икән.

“Балагызны конкурска алып килеп, сез балама нәрсә бирәм дип уйлыйсыз?” дигән сорауга Ләйсән Бикчәнтәева:

- Беренчедән, бу бәйге балаларга Коръәнне өйрәнер, белем алыр өчен этәргеч булып тора. Чөнки үзегез беләсез: балалар күбрәк бер-берсеннән карап, өйрәнергә омтыла. Монда, Аллаһ ризалыгы өчен, балалар, шушында килеп, Коръәнне, дини белемнәрне күбрәк өйрәнеп, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булсын дигән ният белән йөрибез, - дип җавап бирде.

Фотосурәт: Римма Гатина.

“Бу конкурс сезгә тормышта нинди йогынты ясады?” дигән сорауга Ләйсән ханым: “Әлбәттә, аның йогынтысы уңай булды. Күбрәк Коръәнгә, дини белемгә мәхәббәт уятты дияргә була. Аллаһы Тәгалә кушканнарын әгәр дә үтәсәң, тыйганнарыннан тыелсаң, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә кешене бәхетле итә.

Мин бу конкурсларда 10 яшьтән алып катнаштым. Тәүге бәйгегә үк килгән идем. Ул вакытта балалар моның кадәр күп түгел иде әле. Менә бүген, әлһәмдүлилләһ, карап торам: аларны саны икеләтә, өчләтә, бишләтә арткан”, - дип искә төшерә Ләйсән ханым.

Бүген балаларын бәйгегә җитәкләп алып килгән Ләйсән үз вакытында бәйгегә әнисе белән аяк баскан. “Әнием ул вакытта укый иде, әлһәмдүлилләһ. Без өйдә дә укый идек, кечкенә вакытта мин абыстайга да йөрдем. Аннары остазым Мөхәммәтриза исемле Коръән-хафиз булды”, - диде. Бу гаиләгә, бу балаларга карап, чын күңелдән сөенеп куйдым. Әбиләре әниләрен яшьтән туры юлга – Коръән юлына бастырган. Ә инде бу нарасыйлар орлыктан ук Коръән нуры белән сугарылган. Ни әйтсәң дә, яшьтән кергән дин гыйлеме яшьтән кергән инде ул.

Ике кызына дин гыйлеме биргән, Коръән уку бәйгеләренә алып йөргән, хәзер инде оныкларына дин сабагын төшендерүче мөселман журналисты Вәсилә апа Рәхимова да бу фикерне куәтли.

“Балаларның дин гыйлемен өйрәнүе, сурәләрне ятлавы кечкенә вакытта уңай була”,

- дип саный ул.

Ул конкурска кызы Диләрә Рәхимованың кызы Фәридә Әхмәтованы алып килгән иде. “Әлһәмдүлилләһ, аны өйдә аны дин сабагына өйрәтәбез. Мин үзем ике кызымны өй шартларында, мәчетләргә йөртеп, ике кызымны да өйрәткән идем. Менә инде оныкларны күрү шатлыгына да ирештек. Оныкларыбыз да безгә догачылар булып, дин, исламны алып баручылар булса иде дигән дога белән, шушындый чараларга йөрибез”, - ди Вәсилә апа.

Сөйләшә торгач, сүзебез бу конкурсларга әзерләнү темасына кереп китә. “Бу - мөселманның бу яшәү рәвеше. Бала, шатлана-шатлана, намаз эчендәге сурәләрне, әти-әнисенә карап, тәһарәт алу, намаз тәртибен өйрәнә. Әнисе яки дәү әнисе кеше мөмкин кадәр күбрәк сурә ятлатса, кабатлатса, менә шуннан да яхшысы юк инде”, - дип киңәш бирә ул.

Фотосурәт: Римма Гатина.

Диләрәне мин күптәннән беләм. Мөселман журналистикасы икебезгә дә бик таныш өлкә. Яшьрәк вакытта дини, милли чараларда катнашкан фикердәшләр дә без аның белән. Күрше авыл егете Дамир Әхмәтов белән күркәм мөселман гаиләсе корып җибәргәннәренә дә байтак. Алар озак еллар Мәскәүдә яшәделәр. Мәскәүдә яшәп, динне саклау җиңелме икән?

Вәсилә апа, үзенә хас бер ныклык белән, әлеге сорауга болай дип җавап бирде.

- Кайда гына яшәсәң дә, динне алып барырга була. Мәчет белән янәшә торып та, өеңдә русча яки башка телдә сөйләшеп, динеңне исәпкә алмыйсың икән, мәчет, синең өеңә кереп, динне аңлатмый. Динне өйрәнү бары тик өйдәге шартлардан һәм ата-ананың теләгеннән генә тора. Фестивальне башлап җибәргәндә дә, шушы сүзләр әйтелде. Бөтен орлык, мәхәббәт өйдә салына. Мәктәптә, мәчеттә балаларга бик матур сүзләр әйтелә, бик матур вәгазьләр әйтелә. Әхлак тәрбиясе бирелә. Әмма бу өйдә дәвам итми икән, бу орлык уҗым бирми. Шуңа күрә өйдә дә тиешле шартлар булырга тиеш. Менә мин мәчет-мәдрәсәләрдә, якшәмбе мәктәпләрендә укыткан укытучылар белән сөйләшкәнем бар. Алар: “Әй, укырга күп киләләр. Әмма өйдә шушы дәвам итми бит”, - диләр. Аның асылы да шунда: белем алу өйдә дә дәвам итәргә тиеш.

Кызларны кечкенәдән исламда тәрбияләү, гаиләгә әзерләү – әниләр өчен бик зур вазифа

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе әле беренче адымнарын гына атлап киткән вакытта, мәртәбәле жюрида нарасыйларның белемнәрен һәм Коръән уку осталыгын бәяләгән Рәшидә абыстай Исхакыйның кызы Исламия ханым Ибраһимова белән дә күрештек бәйге вакытында. Язмамның башында берничә ел элек Төркиядә Коръән өйрәнү курсларында белем алуым турында язган идем. Ул сәфәремдә Исламия абыстай белән Сәетҗәлил хәзрәтнең Сәлимә һәм Зәйнәб исемле кызлары да бар иде. Алар яшьтән дин гыйлемен үскән балалар, орлыктан ук Коръән нуры белән сугарылган балалар бит инде. Хәзер Сәлимә белән Зәйнәб, гаилә корып, алмадай балалар үстерә. Бәйге вакытында Зәйнәб белән күрешеп алдык. Исламия ханым белән Исламда кыз балаларны тәрбияләүгә зур игътибар ителүе, Коръән гыйлеме бирү турында сөйләшәбез.

Фотосурәт: Римма Гатина.

- Кыз балаларны тәрбияләү бик мөһим. Үземнең дә алты кызым бар. Аллаһтан курку белән, аларны кечкенәдән үк исламда тәрбияләү, гаиләгә әзерләү – әниләр өчен бик зур вазифа инде ул. Алар бит булачак әниләр, булачак хатыннар, булачак киленнәр Иншаа Аллаһ. Шуңа күрә безнең бурыч – Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребез кушканча тәрбияләү.

- Монда Коръән уку буенча бәйгеләр ничек ярдәм итә ала?

- Аларның бит эчендә - Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Мәчетләрдә Коръәннең тәфсирләрен үтәбез. Аллаһы Тәгалә балалар өчен, әниләр өчен нәрсә кушкан? Мәчетләрдә шул Коръән аятьләренең мәгънәләрен дә үтәбез бит мәчетләрдә. Шуңа күрә бу чараның балалар өчен тәрбия ягыннан әһәмияте бик зур.

Балалар миндә Коръән ятлыйлар. Коръән ятлаганда, шул балаларга: “Балалар, хәзер без ярышка барырга әзерләнәбез, дип әйтәм. Ярышка барабыз, дип, балалар ай-ай ярым буе ятлаган Коръәннәрен кабатлыйлар, тәҗвидләрен тагын да дөреслиләр. Безнең балалар өчен бу бәйгенең әһәмияте зур. Әлһәмдүлилләһ, нинди генә яшьтәге балалар юк монда. Зур кызлар да, кечкенәләр дә. Күпме генә сурә ятламасыннар, бу – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Иншаа Аллаһ, бәйге дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә ахырын хәерле итсен.

Фотосурәт: Римма Гатина. Уңнан беренче - Мәрьям, сулдан беренче - Рәшидә.

Исламия ханым бәйгегә Рәшидә белән Мәрьям исемле кечкенә кызларын алып килгән иде. Алар үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарны яуладылар. Бик тыйнак, әмма Коръән сурәләрен, үзләрен ышанычлы тотып, каушамыйча, югалып калмыйча, матур гына укып чыкканнары истә калган. Бу урында алдарак әйткән “яшьтән кергән дин гыйлеме яшьтән кергән инде ул” дигән фикеремне тагын бер кабатларга мәҗбүрмен.

Балаларыбыз арасында халкыбызның лаеклы уллары булыр дип өметләнәбез

Самара өлкәсенең Камышлы, Келәүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең балалары “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә оештырыла башлаганнан бирле катнаша. Быел Самарадан – өч, Камышлы районыннан 7 бала килгән. Үзенең улы Замир да – шулар арасында. Моңарчы апасы белән бергә килгән булган. Замир: “Әлеге бәйгегә әзерләнү авыр, әмма мин әти һәм әни белән сорауларга җавап табарга өйрәндем”, - ди.

Фотосурәт: Алинә Бикмуллина

Йөзләрчә чакрымнарны узып, Казанга бәйгенә килергә нәрсә этәрә соң дин кардәшләребезне? Мин бу сорауны хәзрәткә бирми кала алмадым.

- Беренчедән, бу безнең балаларыбызга үзләре белмәгән нәрсәләрне өйрәнергә, кызыксынырга этәргеч бирә. Монда алар мөселман кардәшләре белән аралашалар. Аларның Казан – башкалабызны да күрәселәре килә. Ул да бер этәргеч булып санала. Алар мөселманнарның, кардәшләренең күп икәнлеген күрәләр. Менә әле дә кереп утырдылар да, үзләренә дус-ишләр таптылар. Бер-берсе белән аралашып, кыска гына вакыт эчендә кемнең күпме белгәнлеген, нинди сорауларга җавап бирәчәгенә кадәр сөйләшеп алдылар.

Бу конкурсның әһәмияте безнең өчен бик олы. Ул балаларда динебезгә мәхәббәт, тарихыбызга кызыксыну уята. Бәйгегә әзерләнеп, үз тарихыбызны өйрәнәбез. Әле күп нәрсәләрне, лаеклы улларыбызны белеп бетермибез. Үз тарихыбызны, динебезне белергә һәм балаларыбызны тәрбияләргә тиешбез. Балаларыбыз арасында халкыбызның лаеклы уллары булыр дип өметләнәбез.

Фотосурәттә Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим гаиләсе.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең алыштыргысыз оештыручысы Әлмира апа Әдиатуллина быел бәйгене тантаналы рәвештә ачкан вакытта: “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре – бөек исем”, - дип, горурланып әйткән иде. Чыннан да, кайчандыр Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сафында булган егет-кызларның, бүгенге көндә, мөселман гаиләләре төзеп, Аллаһы Тәгалә кушканча гамәл кылып яшәве милләтебез, гади мөселманнар өчен горурлык бит. Кайчандыр үзләре булган Коръән уку бәйгеләрендә бүген дәвамчылары катнашу исә – әти-әни өчен горурлык. Димәк, Коръән җебе дә өзелми, асыл нәсел дә дәвам итә. Тәрбия мәсьәләләренең күбрәк әниләр кулында булуын исәпкә алып, мин тагын бер кат: “Мөслимәләрнең көче – Коръәндә”, - дигән нәтиҗәгә киләм.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе