Казанда 20 нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР)

Ул көнне Мәрҗани мәчетендә чын мәгънәсендә Коръән бәйрәме булды.Татарстан районнарыннан, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 500 ләп баланы җыйды ул. Иртән бәйгегә дип ашкынып килүче малайлар һәм кызлар, әле ярышта катнашмасалар да, берсеннән-берсе нәни балаларын җитәкләп килүче әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар белән ямьле булды ул көнне әлеге мәчет. Тамашачылар арасында әниләр генә түгел, әтиләрнең дә күп булуы күңелне шатландырды. Кайчандыр Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сафында булган, хәзер инде үзләре икешәр-өчәр бала үстереп яткан әниләр һәм әтиләр белән дә очраштык без ул көнне. Әле бу бәйге беренче адымнарын гына атлап киткән вакытта, мәртәбәле жюрида нарасыйларның белемнәрен һәм Коръән уку осталыгын бәяләгән Рәшидә абыстай Исхакый дәвамчылары белән дә сөйләштек без.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 03. Фото:Алинә Бикмуллина

Казаныбызның тарихи, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Мәрҗани мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең чираттагысы – егерменчесе, ягъни юбилей конкурсы узды. Безне хәзер төрледән-төрле бәйгеләр, тамаша-очрашулар белән шаккатырып булмаса да, мөселман балалары арасындагы әлеге бәйгене 20 ел буена әйдәүче-оештыручы җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Мөслимә” гәзите баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алыштыргысыз Әлмира апа Әдиатуллина иңендә булуы белән аерылып тора.

Ул үзе бу бәйгенең максаты турында болай ди: “Бала туа, тәпи китә. Аны үрмәләргә дә, сикерергә дә, йөреп китәргә дә ии-и тырышып өйрәтәләр. Шулар белән мавыгып, иман, калеб тәрбиясе бер читтә кала. Шушы хәлләр булмасын, шәхес формалаштыру өчен, аның киләчәген кайгырту, үзәктә әдәп-әхлак тәрбиясе торырга тиешлеген ни кызганыч, бик күпләр аңламый да, фикерләп тә карамый... Менә шул конкурсларыбызның максат-нияте – укучыларда әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү. Күңелләрендә иман йолдызлары балкыту. Әхлаклы бала динне белә, Коръән укый. Балаларны кечкенәдән ислам дине кушканча яшәргә күнектерү, халкыбызга, туган илебезгә карата, тарихи мирасыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү – маяклы юлыбыз шул гына. Әхлакый һәм рухи тәрбия мөһимлеге бүген көнүзәк мәсьәлә, яшәешебез таләбе. Кабатлап әйтәм: балалар арасында Коръән уку конкурслары уздыруның нигезендә җәмгыятькә файдалы алмаш тәрбияләү теләге ята».

. Фотосурәт: Римма Гатина.

Конкурсны оештыручыларга килгәндә, алар - “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе, “Хәләл” комитеты, Мәрҗани мәчете. Моннан тыш бик күп игелекле эшмәкәрләребез, үзләренең пенсияләреннән өлеш чыгаручы хөрмәтле ак әбиләребез, сәдакаларын, зәкатьләрен атап китерүчеләребез, шушы бәйгебезне көтеп алып, балаларга дип бүләкләр әзерләүче юмарт күңелле кардәшләребез, әлхәмдулиллаһ, даими кайгыртучы остаз-мөгаллимәләребез җитәрлек.

Ул көнне Мәрҗани мәчетендә чын мәгънәсендә Коръән бәйрәме булды.

Татарстан районнарыннан, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 500 ләп баланы җыйды ул. Иртән бәйгегә дип ашкынып килүче малайлар һәм кызлар, әле ярышта катнашмасалар да, берсеннән-берсе нәни балаларын җитәкләп килүче әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар белән ямьле булды ул көнне әлеге мәчет. Тамашачылар арасында әниләр генә түгел, әтиләрнең дә күп булуы күңелне шатландырды. Кайчандыр Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сафында булган, хәзер инде үзләре икешәр-өчәр бала үстереп яткан әниләр һәм әтиләр белән дә очраштык без ул көнне. Әле бу бәйге беренче адымнарын гына атлап киткән вакытта, мәртәбәле жюрида нарасыйларның белемнәрен һәм Коръән уку осталыгын бәяләгән Рәшидә абыстай Исхакый дәвамчылары белән дә сөйләштек без. Аның кызы Исламия абыстай Ибраһимова белән дә әңгәмәбезне сезгә тәкъдим итәрбез. Балалар күңелендә генә түгел, өлкәннәр күңеленә дә матур бер хатирә булып кереп калды бу Коръән бәйрәме.

Бәйгедә катнашучыларны сәламләргә һәм котларга дип алыштыргысыз Әлмира апа Әдиатуллина үзе, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле, “Коръән нуры” фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РИИ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Россия мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, “Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин, галимнәр Хатыйп ага Миңнегулов һәм Лена апа Таҗиева, Резидә Сафиуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Әлфия Миңнуллина-Юнысова, мәшһүр артист Равил Шәрәфиев һ.б. килгән иде.

. Фотосурәт: Алинә Бикмуллина.

Шулай итеп, җиңүчеләрне дә игълан итәр вакыт җитте.

Малайлар (4-10 яшьлекләр)

Рәхимов Мөхәммәд (1 нче урын)

Газизуллин Хәким (2 нче урын)

Сәнгаков Мөхәммәд (3 нче урын)

Кызлар (4-10 яшьлекләр)

Ибраһимова Мәрьям (1 нче урын)

Рөстәмова Ясминә (2 нче урын)

Мохтарова Мөслиха (3 нче урын)

Малайлар (11-14 яшьлекләр)

Вәлиев Инсаф (1 нче урын)

Халиков Әхмәт (2 нче урын)

Алимов Исмаил (3 нче урын)

. Фотосурәт: Ринат Әсхәдуллин.

Кызлар (11-14 яшьлекләр)

Ибраһимова Рәшидә (1 нче урын)

Хәлилова Исламия (2 нче урын)

Хәйдәрлиева Мәрьям (3 нче урын)

Малайлар (15-18 яшьлекләр)

Шәрәпов Илназ (1 нче урын)

Ишмурзаев Тәлгат (2 нче урын)

Сәлимҗанов Эмиль (3 нче урын)

Кызлар (15-18 яшьлекләр)

Габделкадыйрова Салиха (1 нче урын)

Хәлилова Сафия (2 нче урын)

Сабирҗанова Гөлназ (3 нче урын)

4-10 яшьлекләр арасында Рәхимов Мөхәммәд - 1 нче урын, 11-14 яшьлек малайлар арасында Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы Коръән өйрәнү мәркәзе шәкертләре Вәлиев Инсаф - 1 нче урын һәм Халиков Әхмәт 2 нче урын яулады. Аларны котлыйбыз!

Бәйгедә балалар шулай татар милләтенең мәшһүр дин әһелләре һәм зыялылары исемендәге номинацияләрдә дә бүләкләнде.

. Фотосурәт: Римма Гатина.

Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле, “Коръән нуры” фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең алыштыргысыз оештыручысы Әлмира ханым Әдиатуллинага мөрәҗәгать итеп: “Без бу бәйге нәтиҗәләре буенча анализ ясап карадык. Әлеге бәйгеләрдә катнашкан малайлар һәм кызлар, алга таба белем алып, Коръән-хафизлар, галимнәр булып җитешә. Аллаһы Тәгалә бу игелекле эшләрегезнең әҗерен бирсен”, - дип белдерде. “Бу бәйге мөбарәк, дәвамлы булсын”, - дип Хаҗилар Советы исеменнән кайнар тәбрикләде.

Тантана истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

Бәйгедән тәфсилле язма.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе