Әлмира Әдиатуллина: "Әдәп-әхлаклы алмаш күрәсем килгәннән башладым бу конкурсларны" (ӘҢГӘМӘ)

Бу елның 1 апрелендә иртәнге сәгать 9 да Казаныбызның тарихи, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Мәрҗани мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең чираттагысы – егерменчесе, ягъни юбилей конкурсы узачак. Безне хәзер төрледән-төрле бәйгеләр, тамаша-очрашулар белән шаккатырып булмаса да, мөселман балалары арасындагы әлеге бәйгене 20 ел буена әйдәүче-оештыручы җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Мөслимә” гәзите баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алыштыргысыз Әлмира апабыз Әдиатуллина иңендә булуы белән аерылып тора.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 14. Фото:Әлмира Әдиатуллина

Конкурс - бәгыреннән төшкән, олы гамьнәр белән сугарылган изге ниятен тормышка кую ысулы, еллар дәвамында тулыланган җитди проекты аның. Әйдәгез, татарларыбыз тупланып яшәгән төбәкләрдә исеме яхшы таныш Дәү әниебезнең – Әлмира Лотфулла кызының әлеге эшчәнлеге турында үзен тыңлыйк, якындагы тарихка күз салыйк әле.

- Биссмилләәһир-рахмәниир-рахииим. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Әйе, узган гасыр азагында кабаттан дин иреге ачылып, Аллаһ Раббыбыз безгә тагын бер форсат бирде: ислам динен куәтләндерү, әдәп-әхлагыбызны савыктыру, асылыбызга кайту мөмкинлеге чыгуга, кем ничек булдыра ала, күңеле кушкан эшкә алынды. Мәчет-мәдрәсәләр кайтарылды, яңалары төзелде. Һәм аларда якшәмбе мәктәпләре ачылды, гыйлемгә сусаган олысы-кечесе агылды аларга. Шушы шартларда әле бер мәчеттә, әле икенчесендә балалар арасында дөрес итеп Коръән уку бәйгеләре уздырыла башлады. 60 еллык динсезлектән, җаһилияттән соң тәрбияләнгән тәүге шытымнар иде бу. Миндә әлеге ярыш кысаларын тагын да киңәйтәсе, мәчетләрдә дин сабагын әйбәт үзләштергән бәләкәчләрне ничек тә аралаштырасы, башкаларга үрнәк-өлге итеп күрсәтәсе, осталыкта үзара ярыштырасы килү теләге туды, шул ният бөреләнде.

Бүгенгедәй хәтеремдә: нәкъ 20 ел элек, ямьле язда “Нурулла” мәчетендә шушы эшкә тәүге сукмагыбызны салдык: кыз балалар өчен бәйгене “Сөембикә сеңелләре” дип атадык. 17 кыз бала килгән иде. Андагы тәэсирләрне, шатлануларны әйтеп, аңлатып кына бетерерлекме?! Һәркайсы үзенчә тырышты, белгәнен әйтеп калырга ашыкты. Урыннар бүлешү тирәсендәге ыгы-зыгыларны, призлар тарату, кыскасы, бәйге оеткысы олысын-кечесен үзенә бөтереп алды. Бөтенесенең җиңәсе, алда буласы, бүләк аласы килде. Боларның барысы да нык тәэсирләндерде мине. Һәм бу бәйгеләрнең тәрбияви ролен искәртеп, моны киләчәктә дә дәвам итәргә дип карар кылдым.

Аннан соңгы бәйгеләрне Мәрҗани мәчетендә уздырдык. Әниләренә, остазларына ияреп килгән ир балаларның да белгән сүрәләрен укып күрсәтәсе килде. Сорауларга актив җавап биргән, ярышка тартылган оланнарны да читкә этәрәсебез килмәде. Алары да безнең оланнар, безгә алмашка киләсе буын ич. Шуннан соң бәйгеләрне “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип уздыра башладык. Баштагы елларда 3 яшьтән 12 яшькәчә балаларны чакырсак, аннан соң 4 яшьтән алып 18 яшькәчә малайлар-кызларны дәшә башладык. Бәйге шартлары да конкретлашты. Балаларның язгы каникулы вакытында уздырылган республика бу Коръән уку бәйгебезне газета-журналлар киң итеп яза, радио-телевидение яктырта башлады.

Конкурста катнашырга теләүчеләрнең географиясе дә киңәйде. Әтнә, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан гына түгел, ерак Азнакайдан, Әлмәттән, Нократ Аланыннан, Ижаудан, Самарадан, Ульяннан, Кулатка районы авылларыннан, Чувашиядән, Мари Республикасыннан, Саратов якларыннан да төркем-төркем укучылар килде. Конкурсантларыбыз бер очтан Казаныбыз мәчетләре белән якыннанрак танышсыннар һәм бу чарада һәр мәчет хәл кадәренчә өлешен кертсен дигән нияттән чираттагы бәйгеләрне Болгар, Кол Шәриф мәчетләрендә, Россия ислам институтында, соңрак Ярдәм мәчетендә зурлап уздырдык.

Әнә шулай 17 баладан башланган бәйгеләргә тора-бара 300 әр, 500 әр бала килде. Көтмәгәндә шулай Россия күләмендәге бәйгегә әйләнде ярышыбыз. Раббыма мең шөкер, шушы кадәрле катнашучылар ике дистә ел буена ерак һәм якын аралардан хәвеф-хәтәрсез килеп киттеләр, призлы урыннар алып һәм кочак-кочак бүләк белән таралыштылар. Коръән уку бәйгесенә килгән бер генә бала да бүләксез китмәскә тиеш дигән максат куйдым. Чөнки балалар белән эш иткәндә кызыксындыра, рухландыра, бала күңелен күрә белү – уңышның яртысы булуын остаз-мөгаллимәләр дә, әниләр дә яхшы аңлый. Шунлыктан кул арбамны тартып, ел да мөселман товарлары булган сәүдә нокталарына, нәшриятларга йөреп, хәлләреннән килгәнчә өлеш кертүләрен сорап, конкурс уздыру өчен балаларга ничекләр итеп һәм күпме бүләк ташуымны бер үзем генә беләм.

Ераклардан автобус яллап, балалар алып килүче остазлар, таңнан торып сәфәргә кузгалган укучыларына чәй эчертүне, тукландыруны оештыруны сорадылар. Спонсорлар, иганәчеләр табып, моны да хәл иттек. Арабыздан игелекле, юмарт күңелле ханым килеп чыкты: ел да конкурска килүчеләрне тукландыру өчен дип өчәр сарык чалдырып китерә торган булды. Шушы елларда Коръән уку бәйгесе уздыруның нияте үзгәрмәсә дә, эчтәлеге елдан-ел баетылды. Балаларның яшь аерымлыкларын истә тотып, сораулар әзерләдек. Ул дөрес итеп Коръән уку, ислам дине нигезләре буенча белемеңне тикшерү, әдәп-әхлак, иман ныклыгы, рухи тәрбия мәсьәләләрен аңлатуны күздә тота. Конкурс сорауларын соңгы 15 елда “Мөслимә” гәҗитебезнең гыйнвар санында бастырып таратуны, мәчет-мәдрәсәләргә ирештерүне гадәткә керттек. Бәйгедә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышы турында да балаларның яшенә карап, сораулар бирелә. Конкурсантларның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укуы, мәкаме, динебез таләпләренә җавап бирерлек итеп үзен тотышы, киеме, сорауларга ничек җавап бирүе – барысы да мәртәбәле жюри тарафыннан искә алына.

- Хөрмәтле дин галимебез Ризаэтдин Фәхретдин балаларны гаилә энҗесе дип атый һәм үзенең бихисап хезмәтләрендә үсеп килүче алмаш тәрбияләүнең игътибар үзәгендә булырга тиешлеген, әһәмиятен ассызыклый. Баланы дөрес тәрбияләү ата-ананың изге бурычы икәнлеген искәртеп, галим “Изге балалар күктән килмиләр. Аның юлы исә... яшь вакытларыннан башлап, яхшы тәрбия бирүдер” дип, яшьтән үк Аллаһны танытып, әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне күздә тота.

- Дөрес искәртәсез. Бүгенге заман көзгесендә нәрсә чагыла? Һәртөрле афәтләр, заман чиренә әверелгән наркомания, спид, фәхешлек, сәрхүшлек. Бу – бик аяныч күренеш һәм олы фаҗига. Без шул чолганышта яшибез, балалар үстерәбез. Һәр үсмерне бу бәхетсезлек-тәүфиксызлыклардан саклап калу, әдәп-әхлаклы алмаш тәрбияләү, җәмгыятьтә югалып калмаслык шәхес үстерү проблемасы бөтен кискенлеге белән килеп басты хәзер. 20 еллык эшчәнлекне күздән кичергәндә, йөрәккә тынычлык бирмәгән шушы сораулар эзәрлекли мине. Бала туа, тәпи китә. Аны үрмәләргә дә, сикерергә дә, йөреп китәргә дә ии-и тырышып өйрәтәләр. Шулар белән мавыгып, иман, калеб тәрбиясе бер читтә кала. Шушы хәлләр булмасын, шәхес формалаштыру өчен, аның киләчәген кайгырту, үзәктә әдәп-әхлак тәрбиясе торырга тиешлеген ни кызганыч, бик күпләр аңламый да, фикерләп тә карамый... Менә шул конкурсларыбызның максат-нияте – укучыларда әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Күңелләрендә иман йолдызлары балкыту. Әхлаклы бала динне белә, Коръән укый. Балаларны кечкенәдән ислам дине кушканча яшәргә күнектерү, халкыбызга, туган илебезгә карата, тарихи мирасыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү – маяклы юлыбыз шул гына. Әхлакый һәм рухи тәрбия мөһимлеге бүген көнүзәк мәсьәлә, яшәешебез таләбе. Кабатлап әйтәм: балалар арасында Коръән уку конкурслары уздыруның нигезендә җәмгыятькә файдалы алмаш тәрбияләү теләге ята.

-Жюри, исемле бүләкләр, конкурсны оештыручылар... Бер генә конкурс-бәйге дә шуларсыз үтми. Бу хакта да сөйләсәгез иде.

- Әйе, беренче еллардан ук жюрида хөрмәтле галимнәребез, имамнарыбыз, халкыбызга исемнәре яхшы таныш Габделхак хәзрәт Саматов, Рәшидә абыстай Исхакый булдылар. Казан мәчетләрендәге якшәмбе мәктәпләрендә балаларга дин сабагы бирүче бик тә хөрмәтле, тәҗрибәле мөгаллим-мөгаллимәләр балаларны берничә төркемгә бүлеп, конкурс сораулары буенча имтихан уздырдылар. Бик булыштылар, мин аларга хәзергәчә рәхмәтле. Тора-бара жюрига “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, лицей-гимназияләрдә, Россия ислам университетында укучы яшьләрне җәлеп итә башладым. Төркем-төркем балалар белән эшләүне, конкурс уздыруны аларга ышанып тапшырдым. Бу алым да очраклы түгел. Конкурста балалар, ата-аналар белән эшләү – бик тиздән мөгаллим буласы бүгенге шәкертләр өчен тәҗрибә туплау мәктәбе, халык белән эшләү мәктәбе, ярышлар үткәрүгә әнә шулай әкренләп өйрәтү мәктәбе икәнлеген истә тоттым.

Бәйгеләребездә Кол Шәриф, Сөембикә, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Ә.Максуди, Муса Җаруллаһ, К.Насыйри, Мөхлисә Буби, Рәшидә Исхакый, Төрки кыз, Зирәк кыз, Зирәк егет исемендәге бүләк ияләре ачыклана һәм зурлап, тантаналы шартларда шушы бүләкләр тапшырыла. “Сөембикә сеңелләре” дип башланган бәйгедә баштарак 4-5 номинация булса, хәзер аларның саны 40 ка җитте. Монда төп максат - конкурска җыелган укучыларга тарихи мирасыбызны, олуг шәхесләребезнең хезмәтләрен, исемнәрен, тарихтагы эзләрен аңлату, кыскача мәгълумат бирү, үткәнебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Бу сөйкемле кызыбыз Ләйсән Моталлапова бәйгенең барлык бүләкләрен яулап бетерде. Хәзер ул салган сукмактан уллары атлый.

Бүләк тапшыру, конкурс барышында халыкка әтрафлы сүз ирештерү, дини-милли мирасыбыз хакында уй-фикерләре белән уртаклашу өчен соңгы елларда хөрмәтле зыялыларыбызны, университет галимнәрен, язучыларны, артистларны чакыруны гадәткә керттек. Ике як өчен дә гаять файдалы, күркәм күренеш бу. Үзенә күрә бер тәрбия, аралашу ысулы, һәм дә киләчәгебез хакында олы гамьнәр белән сугарылган, матур ният белән оештырылган мизгелләр.

Конкурсны оештыручыларга килгәндә, алар “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе, “Хәләл” комитеты, Мәрҗани мәчете. Моннан тыш бик күп игелекле эшмәкәрләребез, үзләренең пенсияләреннән өлеш чыгаручы хөрмәтле ак әбиләребез, сәдакаларын, зәкатьләрен атап китерүчеләребез, шушы бәйгебезне көтеп алып, балаларга дип бүләкләр әзерләүче юмарт күңелле кардәшләребез, әлхәмдулиллаһ, даими кайгыртучы остаз-мөгаллимәләребез җитәрлек.

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесен Малайзия телекомпаниясе фильмга төшереп китте.

- Пәйгамбәребезнең “Эшләрегезне күркәм итеп башкаручыларны Аллаһы Тәгалә сөяр” дигән хәдисе бар. Күпкырлы җәмәгать эшчәнлеге белән бергә менә ике дистә ел буена Сез шушы бәйгене оештыру, киң масштабта уздыру йөген тартасыз, изге максатыгызны эзлекле төстә гамәлгә куясыз. Быелгы түгәрәк юбилей конкурсын тарихи Мәрҗани мәчетендә уздыруның да бер-бер хикмәте бардыр?

- Аллаһның рәхмәтләре булсын бу юлдагы тырышлыкларымны бәяләвегезгә! Әйе! Татарстаныбыздан һәм якын тирә төбәкләрдән Казанга Коръән уку бәйгесенә дип атап килүче газиз халкымны, дөнья дилбегәсен кулларында нык тотып, яшәү рәвешләрен дин-исламыбыз кушканча оештырган һәм безнең эшне дәвам итәргә тиешле варисларны нәкъ менә биредә күрәсем килде. Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәребез, хөрмәтле муллаларыбызның рухын, аяк эзләрен саклаган чал тарихлы мәчеттә очрашу, шушы зур чараны үткәрү үзе үк бай мирасыбызга карата хөрмәт һәм шуны әз-әзләп булса да халыкка аңлату дип күрәм.

Кабатланмас хәтирәләргә, үсеп килүче буынга ирештерәсе нәсихәтләргә, аралашуларга, тәрбияви чыгышларга мул булачак бәйгегә көтеп калабыз кала үзәгендәге Мәрҗани мәчетенә. Һәр милләт баласы үз милли киеменнән килеп, бәйрәмебезне бизәсен иде.

Әңгәмәне Вәсилә Рәхимова оештырды.

Фотосурәтләр Әлмира Әдиатуллинаның шәхси архивыннан алынды.

СОРАУЛАР.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе