“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенә чакыра (Видеомөрәҗәгать)

Бу елның 1 апрелендә иртәнге сәгать 9 да Казаныбызның тарихи, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Мәрҗани мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең чираттагысы – егерменчесе, ягъни юбилей конкурсы узачак. Безне хәзер төрледән-төрле бәйгеләр, тамаша-очрашулар белән шаккатырып булмаса да, мөселман балалары арасындагы әлеге бәйгене 20 ел буена әйдәүче-оештыручы җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Мөслимә” гәзите баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алыштыргысыз Әлмира апа Әдиатуллина иңендә булуы белән аерылып тора.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 31

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе узарга санаулы көннәр калганда, Әлмира апа Әдиатуллина ата-аналарга һәм балаларга мөрәҗәгать итте. Әлеге видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Һәм бәйгегә көтеп калабыз. Хәерле сәгатьтә!

Бәйгегә әзерләнү өчен СОРАУЛАР.

Мөхтәрәм журналистыбыз Вәсилә апа Рәхимова әлеге бәйгегә нигез салучы һәм озак еллар дәвамында оештырып килүче Әлмира апа Әдиатуллина белән әңгәмә әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе