Казанда 1 апрельдә Мәрҗани мәчетендә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе уза (СОРАУЛАР)

Быел да әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән ярыш-бәйгенең чираттагысының - 20 нчесен үткәрәбез, Аллаһы боерса.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 01

Бәйгене "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештыра.

Элекке бәйгеләрдә катнашкан балалар зур егет һәм кызлар булып үстеләр. Күбесе бик җаваплы эшләр башкара. Чит илләрдә илчелектә эшләүче туташларыбыз да, уку йортларында белем бирүчеләребез дә бар. Алар иң мөһиме - ислам динебезне куәтләндерүче балалар тәрбияләүче ата-аналар да булды.

Быел да бәйге сорауларын яшь аерымлыкларын исәпкә алып бирәбез. Укучылар, әзерләнегез! Җәмгыятебезнең бәхете- безнең изге ниятебез халкыбызның үсеп килүче сездәй күркәм варисларын тәрбияләү. Әгәр балаларыбызны Раббыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в) танытып тәрбияләсәк, ышанычлы киләчәгебез булыр шәт, Иншә Аллаһ.

Сезләрне быел 1 апрельдә, шимбә көнендә, сәгать иртәнге тугызда "Мәрҗани" мәчетендә көтеп калабыз. Килүегезне алдан хәбәр итегез. Адресы: Казан ш., Каюм Насыйри ур., 17.

Оештыру комитеты,

Әлмира Һәдия-Әдиатуллина.

Тел.: 89178533486.

Сораулар.

Мөхтәрәм журналистыбыз Вәсилә апа Рәхимова әлеге бәйгегә нигез салучы һәм озак еллар дәвамында оештырып килүче Әлмира апа Әдиатуллина белән әңгәмә әзерләде. Якын көннәрдә бу әңгәмәне дә сайтыбызда урнаштырырбыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе