Күрмәгәннең күрәсе килә яки кара күзлек киеп картина карау ничек була?

Берәү күрмәүче кеше янына килгән дә: "Хәлең ничек?" - дип сораган. Ә күрмәүче кеше: "Күзеңне йом да өстәлдән кашыкны эзләп кара", - дип җавап биргән. Мин дә беркөнне шушы кеше хәлендә калдым. Чөнки шушы көннәрдә Казанда "Хәзинә" сәнгать галереясендә ачылган "Күрмәгәнне күрергә" дип аталган символик атамалы күргәзмәгә барып эләктем.

Читайте также
2017 Мар 13. Фото:Римма Гатина

Әлеге проектны Пушкин музее белән РФ Саклык банкы бергәләп тормышка ашыра. Экспозициядә музей җыелмасындагы дөньякүләм билгеле сәнгать әсәрләре сурәтләнгән тактиль картиналар куелган. Картиналар инновацион технология буенча күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен ясалган. Күзләре күрә торган кешеләр исә, кара күзлек киеп, картиналарны капшап карап, бөтенләй күрмәүчеләрнең хис-кичерешләрен тоя ала. Моңарчы күрмәүчеләр рәсем сәнгате җәүһәрләре белән скульптура, архитектура фрагментлары, декоратив-гамәл сәнгать предметлары аша гына таныша ала иде.

Казандагы күргәзмәдә Пушкин музее җыелмасындагы Сандро Боттичеллиның - «Благовещение», Өлкән Лукас Кранахның - «Мадонна с Младенцем», Анри Руссоның "Ягуарның атка һөҗүме", Поль Гогенның - «Ә син көнләшәсеңме?”, Пабло Пикассоның “Карт яһүд малай белән”, Жан-Батист Симеон Шарденның "Сәнгать атрибутлары белән натюрморт" картиналары, И.Е.Репинның Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән "О.С.Александрова-Гейнс портреты" картинасы куелган иде.

Шушы күргәзмәне без дә - хезмәттәшем Алинә Хәкимҗанова белән карап кайтырга булдык. Хезмәтебез күрмәүчеләр кешеләр тормышы белән бәйле булганга (мин "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек итәм, ә ул анда эшли), күрмәүчеләргә кагылышлы чаралар безгә дә кызыклы. Үзебез белән тернәкләндерү үзәгенә курсларга килүче Хәдичә апа Әмированы да иярттек. Аның күргәзмәдән алган тәэсирләре безнең өчен кызыклы иде.

Ә язуы бармы?

Хәдичә апа безнең чакыруны бик шатланып кабул итте. Чөнки аның сукырайганнан бирле күргәзмәгә барганы булмаган. Шуңа күрә Пушкин музеендагы дөньякүләм танылган картиналар нигезендә күрмәүчеләр өчен махсус ясалган тактиль картиналар күргәзмәсен "карау" аның өчен зур вакыйга булды.

> Хәдичә апа Брайль шрифтындагы язуны укый. Фотосурәт: Римма Гатина

Әлбәттә, бу очракта тотып, капшап карау турында бара. Картинадагы рәсемнәр махсус инновацион технологияләр ярдәмендә калкулатып, кабартып (рельефная печать) ясалган. Күрмәүчеләр шушы күргәзмә өчен эшләнгән аудиогидны тыңлап, картиналарны капшап карый. Картина янында бу картинаның аудиогидтагы тәртип саны, Брайль һәм кирилл язуындагы атамасы да бирелгән. Күргәзмәне оештыручылар монда күрмәүчеләрнең Брайль язуы белән эш итүен исәпкә алып, картинаның исемен дә шул юл белән бирергә булган, күрәсең. Әлбәттә, бу язуларның шулай бирелүе бик дөрес. Чөнки күрмәүчеләр тактиль картиналарны капшап, аның турында аудигидтан тәфсилле мәгълүмат кына тыңлап калмый, Брайльдәге язуны укып, канәгатьлек хисләрен кичерә. Хәдичә апа, һәр картина янына килеп баскан саен: "Ә язуы бармы?" - дип сорый иде. Күрәсез: бу алар өчен бик зур әйбер.

> Мин картинаны капшап карап аңларга тырышам. Фотосурәт: Римма Гатина

"Ә сез - күзләре сәламәт булучылар - анда нишләп йөрдегез?" - дип сораучылар да булыр. Татарда "Күрмәгәннең күрәсе килә..." дигән мәкаль бар бит (икенче өлешен язып тормыйм). Күргәзмә үзе дә "Күрмәгәнне күрергә" дип атала. Без дә, кара күзлекләр (аларны галерея хезмәткәрләре бирә) киеп, картиналарны капшап карарга булдык. Күрмәүчеләр нинди хис-кичерешләр кичерә икән янәсе?! Дөресен генә әйткәндә, хис-кичерешләрне аңлатып та, язып та булмый... Чөнки син, күзлекне кию белән, караңгылыкка чумасың һәм чарасызлыкта каласың. Капшыйсың син картинаны, капшыйсың - әмма берни аңламыйсың. Мин рәссам Анри Руссоның "Ягуарның атка һөҗүме" дигән картинаны карарга булдым. Әле күзлек кигәнче, мин атны кәҗә бәтие дип аңлап калган идем. Аны лианалар арасыннан эзләп табарга омтылдым, тәки таба алмадым. Җитмәсә, мин дә, Алинә дә аудигид та алмаган идек, капшанып тик йөрдек.

Нигә син минем белән сөйләшмисең?

Хәдичә апа аудиогид белән йөрде, аның өчен аудиогид чын мәгънәсендә дусты һәм ярдәмчесе булды. Бер картинадан икенчесенә күчкәндә, аудиогид туктап тора. Шул чакта, Хәдичә апа, шаяртып: "Нигә син минем белән сөйләшмисең?" - дип сорап куя.

Аудиогид бик тә кирәкле нәрсә булып чыкты бит әле, җәмәгать. "Аудиогид, картинаның үзе турында гына түгел, шушы картинаны ясаган рәссам, аның иҗаты турында сөйли. Шушы картина ничек ясалган - шул хакта тәфсилле мәгълүмат бирә", - дип сөйләде безгә соңыннан Хәдичә апа. Капшанып йөргәннән соң, мин шуны аңладым: бу күргәзмәне оештыруның максаты бик олы булган. Оештыручылар күрмәүчеләрне дөньякүләм танылган сәнгать әсәрләре белән таныштырырга гына түгел, ә күзләре якты кояш нурларын күрә алган кешеләргә моның никадәр зур байлык һәм нигъмәт икәнлеген төшендерергә теләгән. Һәм алар моңа иреште дә. Аллаһы Тәгалә безне кояш нурларын күрә алу нигъмәтеннән берүк аера күрмәсен!

> Без кигән кара күзлекләр. Фотосурәт: Римма Гатина

Хәдичә апа "Мадонна с Младенцем" дигән картинаны караганда, Мадоннаның зәңгәр фонда булырга тиешлеген искә төшерде. Кырыйдагы агачларны капшап карады. Мадоннаның таратып салган чәчләрен генә: "Бу нәрсә?" - дип сорады. Шулай да аның картинаны аудиогид ярдәмендә аңлап караганлыгы, тулы бер образ тудыра алганлыгы күренеп тора иде.

Хәдичә апа тактиль картиналар күргәзмәсеннән шулкадәр канәгать калган иде ки, галерея хезмәткәрләре янына чыгу белән: "Монда рәхмәт сүзләрен язып калдыру өчен китап бармы?" - дип сорады. Хәдичә апаның күргәзмәдән алган тәэсирләрен Алинә кәгазьгә төшерде. "Мин, сукырайганнан бирле, беренче тапкыр картиналар күргәзмәсенә килдем. Элек караңгылыкка чумган һәм беркемгә дә кирәк булмаган дип саналган кешеләр турында кайгырту соклану хисләре уятты. Минем биредә алган белемнәрем һәм соклану хисләре тудыра алуыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Хәдичә Әмирова", - дип язды ул.

> Хәдичә апа аудиогидны тыңлый. Фотосурәт: Римма Гатина

Хәдичә апа А.Руссоны рәссам буларак "ачты”, ә без - караңгылык дөньясын

Аннан соң чәйләп утырганда, Хәдичә апа безгә бу күргәзмәнең бөтен шартын китереп, бик уңайлы итеп оештырылганлыгын әйтте. "Башка күрмәүчеләр дә бу күргәзмәгә барып килсен, белемнәрен арттырсын, вакытларын бушка уздырмасын иде. Мин үзем монда рәссамнар турында бик күп нәрсә белдем. Болар хакында китаплардан да эзләп таба алмассың. Аудиокитап белән йөргәч, миңа бик уңайлы булды. Миңа бигрәк тә "Мадонна с Младенцем" картинасы Анри Руссоның "Ягуарның атка һөҗүме" дигән картина ошады", - дип сөйләде ул. "Бу картиналар сезне кайсы ягы белән җәлеп итте?" дигән сорауга Хәдичә апа аларның ниндидер бер тарту көче булуын әйтте. "Мадонна с Младенцем" диюгә, минем йөрәгем сикереп куйды. Аннан мин Римма Вәлиевна ярдәмендә бик игътибарлап картинаны тикшерә башладым. Мадоннаның һәм баланың йөзен, чәчләрен тотып карадым", - дип, тәэсирләнеп сөйләде Хәдичә апа.

> Хәдичә апа яратып калган "Мадонна с Младенцем" картинасы. Фотосурәт: Римма Гатина

Без шунда Хәдичә апага үзебезнең дә картиналарны капшап карарга омтылганыбызны, әмма берни аңламавыбызны әйттек. Ә ул шунда: "Аудиогид барысы турында тәфсилле итеп сөйли", - дип җавап кайтарды. Шул ук Анри Руссоның "Ягуарның атка һөҗүме" дигән картина турында Хәдичә апа болай дип бәян итте. "Аудиогид миңа, мәсәлән, сул якта үләннәр дип сөйли. Уртада яфраклар арасыннан ягуар белән ат килеп чыга, ди", - диде ул. Аудиогид шулай ук картинада сурәтләнгән геройларның нинди киемнәрдән булуын, хәтта аларның нинди төстә икәнлекләренә кадәр аңлатып барган. "Бер сүз белән әйткәндә, аудиогид тексты күрмәүче кеше өчен бик яхшы язылган иде. Аның сөйләвеннән барысы да күз алдына килеп баса", - диде Хәдичә апа. Шунысы кызыклы: ул бу күргәзмәдә А.Руссоны үзе өчен рәссам буларак "ачкан". Ә без үзебез өчен караңгылык дөньясын “ачтык”.

Галерея хезмәткәрләре бу атнада күргәзмәгә начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче балаларны көтә. Ачылышта исә өлкәннәр дә булган, алар махсус куелган спектакльдә катнашкан. Сукырлар җәмгыятеннән дә килергә вәгъдә биргәннәр. Күргәзмә 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Казаннан соң ул Волгоградка китәчәк. “Күрмәгәнне күрергә” дип исемләнгән күргәзмә беренче тапкыр 13 ноябрьдә - Бөтендөнья күрмәүчеләр көнендә Пушкин исемендәге дәүләт рәсем сәнгате музеенда ачылган иде. Хәзер бу тәҗрибә федераль дәрәҗәдә тарала.

P.S.:Әлеге күргәзмәгә барырга әзерләнгәндә, мин телефоннан күптән түгел генә бездә тернәкләндерү курсларында булган Хәзинә ханым белән сөйләшеп алган идем. Ул Самарада яши. Аның экскурсияләрдән нинди тәэсирләр белән кайтуын, экскурсовод сөйләгәннең матурлыгын ничек тоюы хакында алдагы язмаларыбызда сөйләрбез.

Күргәзмәдә Римма Гатина булып кайтты.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе