Күренекле мөнәҗәтчеләр арасында тамашачыга күптәннән таныш Ильяс Халиков, яшь җырчы Динар Шәймәрданов, “Голос. Дети” проектында катнашкан яшь җырчы кызыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗановалар бар.
Тапшыруга кунак булып атказанган мөнәҗәтче исеменә лаек Миңгол ага Галиев һәм Зөһрә ханым Сәхәбиева килде. Алар яшь мөнәҗәтчеләргә үз киңәшләрен бирде, ә соңыннан үзләре дә хозур мөнәҗәтләр башкаруга күчте.
Шимбә кичендә кичке сәгать тугызынчы яртыда (20.30) Ураза бәйрәме уңаеннан оештырылган “Җырлыйк әле” тапшыруының махсус бәйрәм чыгарылышын "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында карамыйча калмагыз.