“Ярдәм” мәчете Рамазанга әзерләнүгә багышланган өмәгә чакыра

"Ярдәм” мәчетендә озак еллар дәвамында изге Рамазан аенда бәйрәм табыны корыла – ифтарлар уздырыла. Һәр көнне ике шатырда 1200 кеше авыз ача алачак. Рамазан аена әзерләнү максатыннан, бу атнаның шимбә көнендә – 13 майда – “Ярдәм” мәчете территориясендә икенче тапкыр Зур өмә уза.

БӘЙЛЕ
2017 Май 12

Уртак көч белән безгә шатырларны, өстәлләр һәм урындыкларны, савыт-сабаларны әзерләп куярга һәм мәчетнең әйләнә-тирәсен бик яхшылап җыештырырга кирәк.

Сөекле пәйгамбәребез: “Чисталык – иманның яртысы”, - дигән. Шушы хәдисне истә тотып, казанлыларны һәм мәхәллә халкын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла торган хезмәткә чакырып калабыз. Үзегез белән перчаткалар алып килергә онытмагыз. Аллаһы Тәгалә барчабызның эшләгән эшләреннән разый булсын.

Зур өмә 13 майда иртәнге сәгать сигездә Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йорты адресы буенча уза.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе