Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Ураза тотучының ике шатлыгы булыр

Әбу Сәед әл-Худри радыйяллааһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләәмнең шундый сүзләрен җиткергән: “Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан теләсә кайсы кешенең йөзен Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык Җәһәннәм утыннан саклар” (Бохари һәм Мөслим).

БӘЙЛЕ
2017 Май 19. Фото:www.igelek.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхаммад уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: “Ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүр-рәсүүлүллааһ” дип шәһадәт бирү; фарыз намазларны башкару; зәкәт бирү; көче җитсә хаҗ кылу; Рамазан аенда ураза тоту”, - дип әйтте.

Бу вәгазем Рамазан аенда ураза тоту хакында булыр.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

183. Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!

184. Ураза саналмыш көннәр, ягъни ураза ае 29 көннән һәм 30 көннән килә. Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса, уразаны тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашату. Берәү бер мөскен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әмма мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез.

185. Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! (Аллаһуның ураза тотарга биргән әмере: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, патшаларга, гадиләргә, эшчеләргә, укучыларга һәм хәрбиләргә. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары һәм бәла-каза килүләр ураза тотмаска гозер була алмыйлар. Фәкать ятып чирләгән, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар – болар гозерле булалар. Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, болар көчләре җитмәү сәбәпле ураза тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр.) Рамазан аенда берәү чирле булса яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса ураза тотмасын, чирле кеше сәламәтләнсә, мосафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аны зурлавыгызны тели, шаять Аллаһуга шөкер итәрсез!

186. Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, Миннән сораса, сораганын бирермен. Әммә сораучылар үземә һәм сүземә ныклап ышансыннар һәм Миңа буйсынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар.

187. Рамазан аенда авыз ачканнан соң таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ителде. Хатыннарыгыз сезгә, сез аларга киемсез, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез. Аллаһ белде сезнең үз-үзегезгә хыянәт иткәнегезне, тәүбәләрне кабул итеп, гөнаһларыгызны гафу итте. Хәзер инде рамазан кичәләрендә хатыннарыгызга якынлык кылыгыз, һәм Аллаһ тәкъдир иткән баланы өстәгез, балагызның һидәятле булуын Аллаһудан сорагыз һәм сәхәр дә ашагыз, эчегез хәтта таң яктылыгы беленгәнче, аннары уразаны тотып, кояш баеганчы тәмам итегез! Мәсҗидләрдә игътикәфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз. Югарыда әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ чигенә якын бармагыз! Әнә шулай Аллаһ аятьләрен кешеләргә ачык бәян итә, шаять, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланырлар дип. (Әль-Бәкара сүрәсе, 183-187 аятьләр).

Кайбер кешеләр, мәчеткә килеп: “Хәзрәт, уразаны айның башында 3 көн, уртасында 3 көн, азагында 3 көн тотарга ярыймы?” - дип сорыйлар. Мин аларга: “Әйе, башында 10 көн, уртасында 10 көн, азагында 10 көн ураза тотарга ярый” - дип җавап кайтарам.

Әлбәттә, ай буена, бигрәк тә җәйге озын көннәрдә ураза тоту авыр. Шулай ук көнгә биш вакыт намазны үтәргә, ястү намазыннан соң сәгать ярым тәравих намазларда катнашу да җиңел түгел. Бу изге гыйбадәтләрне үтәр өчен, нык иман кирәк. Бер галим: “Җәннәткә керергә 2 адым бар: беренчесе үзеңнең нәфесеңңе басу, икенчесе җәннәткә атлап керү!” – дигән. Бәдер сугышыннан соң пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Без, кече сугыштан кайтып, зур сугышка чыктык!” – диде. Сәхабәләр, арган, талган, ач-ялангач, яралаган хәлдә булып, пәйгамбәр галәйһиссәләәмнән, аптырап: “Моннан да зуррак нинди сугыш булсын соң инде? – дип сораганнар. “Үзеңнең нәфесең белән көрәшү зур сугыш булып санала”, - дигән сөекле Пәйгамбәребез.

Әлбәттә, нәфес тәһәрәт алырга, биш вакыт намазны укырга, ураза тотарга, зәкәтен чыгарырга, оят җирләрен каплап йөрергә бер дә теләми һәм яратмый.

Әгәр әби-бабайларыбызның тарихына күз салсак, алар ике тәрәзәле йортта яшәгәннәр. Ул йортларда ут, газ, су булмаган. Аңа карамастан һәр йортта сигезәр-тугызар бала тәрбияләп үстергәннәр. Эшләгәнгә хакны алмаганнар, пенсияне күрмәгәннәр, бала тапканга хөкүмәттән акчалата ярдәм булмаган. Шулай булса да алар көчле-нык, сау-сәламәт булганнар, тынычлык һәм тәртип эчендә яшәгәннәр. Ни өчен? Чөнки алар көненә биш вакыт намаз укыганнар, рамазан аенда урак һәм печән өсте булсынмы, ачы-салкыннар булсынмы, барыбер дә ае буена ураза тотканнар, җәяү хаҗга барганнар. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәтен, ярдәмен һәм бәрәкәтен һәръяклап насыйп иткән.

Кешенең йөрәгендә Ислам диненә карата, аның кыйммәтен булдыру өчен нишләргә кирәк соң? Җаныңны-тәнеңне дингә бирәм дисәң, иң элек уйланырга кирәк. Кайберәүләр картайгач, пенсиягә чыккач намазга басармын, мәчеткә йөрермен дип әйтә. Ә кайда аның шулкадәр яшәрмен дигән белешмәсе? Берсе дә үзенең кайчан үләсен белми. Дөньядагы авырлыкларны ахирәттәге кыенлыклар белән чагыштырсаң яки үлчәсәң, яшәүнең мәгьнәсен, хакыйкатьне аңлый башлыйсын. Балаларымны аякка бастырырга, фатир алырга, машиналы булырга дип, кеше көне-төне чаба. Кара эле, кабергә керәсем бар, анда мин үзем генә калачакмын, усал фәрештәләрнең сорауларына ничек итеп җавап бирермен икән, дип уйлау юк. Кыямәт көненең кояш эсселегендә, бер нинди күләгә булмаган вакытта, ялангач килеш 50000 ел торасы бар. Кылдан нечкәрәк, кылычтан үткенрәк сират күперен ничек үтәсе, җәһәннәм газабыннан ничек итеп имин булырмын? - дип фикерләп, шуннан сакланып, үзеңне әзерләргә кирәк. Аннары бу дөньядагы авырлыклар, мәшәкатьләр кешенең - аңында, ахирәт белән чагыштырганда зур булып күренмәс иде. Бер галим: «Дин - ул ат, ә дөнья арба кебек”, - дигән. Әгәр динне кеше алга куйса, дин алга китәр һәм дөнья аның артыннан килер иде. Ә инде киресенчә куйса, дин туктап торыр, дөньясы да алга бармас. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә сыный. Бөтенесе дә көчле, бай, акыллы була алмый. Шуның өчен булганына риза булып, Аллаһы Тәгаләгә шөкераналәрыбызны әйтеп, тынычлык-иминлек булган вакытта, динне өйрәнергә һәм аның буенча яшәргә кирәк. Шунда гына без җиңүгә, бәхеткә, уңыш-дәрәҗәгә ирешәчәкбез.

Рамазан аен матур итеп каршы алырга, ураза тотарга, намазларны үтәргә, Коръән укырга, изгелекләр эшләргә Аллаһы Тәгалә барыбызга да насыйп итсен. Рамазан аеның нинди олы, файдалы, кыйммәтле булуын белсәк, аның ел буена баруын теләр идек.

Әбу Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләәм нең шундый сүзләрен китерә: “Рамазан ае башлангач, Җәннәт капкалары ачылыр, ә Җәһәннәм капкалары ябылыр, шәйтаннар зынҗыр белән богауланып куелыр.” (Бохари һәм Мөслим).

Әбу Һөрәйрә радыйллааһү ганһү Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәмнең шундый сүзләрен китерә: “Адәм баласы һәр эшен дә үзе өчен эшли, уразадан тыш һәр игелекле эше өчен килгән савап ун тапкырдан җиде йөз тапкырга кадәр арта, чөнки, чынлап та, ул – Минем өчен, ә Мин аның өчен Үзем әҗерен бирермен”.

“Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар (авыз ачканда) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы. Ураза тоткан кешенең авызыннан чыккан исне Аллаһ мускус исеннән дә хушрак дип табар.” (Бохари).

Әбу Әюб радыйяллааһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләәм нең шундый сүзләрен җиткерә: “Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң” (Мөслим).

Әбу Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү тапшыруы буенча, Пәйгамбәр галәйһиссәләәм әйткән: “Әгәр дә сезнең кайсыгыз да булса ураза тота икән, ул тавыш чыгармасын (ызгышмасын) һәм сүгенү сүзләре кулланмасын. Әгәр дә кем дә булса аны мыскыл итә яки аның белән сүзләшергә (тарткалашырга) тели икән, ул: “Валлаһи, мин уразадамын”, – дисен (Мөслим).

Әбу Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү тапшырган, Пәйгамбәре галәйһиссәләәм әйткән: “Биш вакыт намаз аралары, җомга белән җомга арасы, рамазан белән рамазан арасы, шул вакыт аралыгында кылган гөнаһларыннан ярлыканыр, әгәр дә бу кеше зур гөнаһлардан читтә торса" (Бохари).

Әбү Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү тапшырган, Пәйгамбәр галәйһиссәләәм әйткән: “Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр.” (Бохари һәм Мөслим).

Әбу Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү тапшырган, Пәйгамбәр галәйһиссәләәм әйткән: “Рамазан аенда иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, төнлә нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр.” (Бохари һәм Мөслим).

Әбу Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү тапшырган, Пәйгамбәр галәйһиссәләәм әйткән: “Иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, Кадер кичендә төнге нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр.” (Бохари).

Әбу Сәед әл-Худри радыйяллааһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләәмнең шундый сүзләрен җиткергән: “Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан теләсә кайсы кешенең йөзен Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык Җәһәннәм утыннан саклар.” (Бохари һәм Мөслим).

Госман бине Аби әл-Гаас радыйяллааһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләәм нең шундый сүзләрен тапшырган: “Ураза җәһәннәм утыннан ышанычлы калкан булыр.” (Ән-Нәсаи).

Габдулла бине Әмри радыйяллааһү ганһү ташырган, Пәйгамбәр галәйһиссәләәм әйткән: “Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән Аллаһ колын яклап чыгарлар:

Ураза әйтер: «Ий Раббым, мин аны көне буена ризыкка якын җибәрмәдем һәм башка теләкләренә юл куймадым, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”.

Коръән әйтер: «Ий Раббым! Ул Мине укып төннәр буе йокламады, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”.

Икесенең дә бу шәфәгатьләре кабул кылыныр.” (Әхмәд).

Ибне Габбас радыйяллаһү ганһү тапшырган:

"Пәйгамбәр бар кешеләр арасында да иң юмарты иде, ә Рамазан вакытында, ул Җәбраил фәрештә белән очрашкан вакытта тагын да юмартрак була иде. Җәбраил фәрештә аның белән Рамазан аенда һәр төндә дә очраша иде. Шуннан соң, Аллаһның Рәсүле юмартрак була иде” (Әл Бохари).

Гайшә радыйяллаһү ганһә шулай дип әйтә:

“Аллаһның Рәсүле галәйһиссәләәм Рамазан аенда, елның теләсә нинди башка вакытына караганда, гыйбадәт кылуда күпкә зуррак тырышлык күрсәтә иде. Ә бу айның соңгы ун көнендә, айның беренче өлешенә караганда, Аллаһка күбрәк гыйбадәттә була иде.” (Мөслим).

Әбу Һөрәйрә радыйяллааһү ганһү шулай дип җиткерә: “Пәйгамбәр галәйһиссәләәм һәр Рамазан аенда унышар көн, ә үзенең вафат булган елында егерме көн игътикафта (мәчеттә берүзең генә калып гыйбадәт кылу) булды.” (Бохари).

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе