Ураза гаете көнендә республика мәчетләрендә бәйрәм намазларының кайчан укылачагы билгеле булды

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 20. Фото:twitter.com

Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә - бәйрәм намазы, 04.05. - хөтбә. "Татарстан - яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.

Шунысын истә тотарга кирәк: республиканың башка мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак. Мәсәлән, ул көнне Казанда кояш иртәнге сәгать өч туларга бер минутта (02.59) чыга. Димәк, бәйрәм намазы 03.29 минутта укыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе