Күрмәүчеләрнең һәм начар күрүче кешеләрнең дә үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкилләре итеп тоясы – тулы канлы тормыш белән яшиселәре килә. Аларның да, сәламәт кешеләр кебек, аралашырга, танышырга, гаилә корырга теләкләре зур. “Ярдәм”дә уза торган тернәкләндерү курсларында каралган чаралар күрмәүчеләрнең һәм начар күрүчеләрнең үзләренә генә файда китерми, ә бәлки җәмгыятьне дә күпмедер дәрәҗәдә үзгәртергә булыша. Бу нәрсә дигән сүз соң? Сәламәт кешеләр җәмәгать урыннарында сәламәтлеккә туймаган кешеләрне күреп, дөньяның әле бу ягы да барлыгын аңлый. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты күрмәүчеләрнең проблемаларына игътибар бирергә һәм аларга ярдәм итәргә этәрә.
Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең август башында Казахстанның Астана шәһәрендә башланып киткән халыкара веломарафонда катнашуы да нәкъ менә җәмгыять белән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасындагы киртәләрне юк итүнең бер мисалы булып тора. Шушы урында веломарафонның “Чикләнмәгән мөмкинлекләр дөньясы” шигаре белән, Казахстан Республикасы Президентының җәмәгатьчелек фикерләвен үзгәртеп коруга юнәлтелгән “Рухани җангару” программасы кысаларында узуын да ассызыклап үтәргә кирәк. Шунысы мөһим: әлеге проект спорт кысаларыннан чыгып китеп, иҗтимагый яңгыраш алырга бик тә хокуклы.
Проектның җитәкчесе, эшкуар Бәхтияр Базарбәков хәбәр иткәнчә, “Спортта чикләр юк” социаль проектын эшләтеп җибәрүчеләрнең максаты – күзләре күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне рухландыру, аларны тулы канлы тормыш көтәргә, гаилә корырга этәрү. “Әгәр без үзебез турында сөйләмәсәк, күрмәүчеләрнең проблемалары турында беркем белмәячәк”, - ди Бәхтияр Базарбәков. Монда шунысын искәртеп китәргә кирәк: без “Спортта чикләр юк” социаль проекты белән танышканнан соң, аның “Ярдәм”дәге тернәкләндерү курслары куйган максат-бурычлар белән бик күп охшашлыгын таптык. Шуңа күрә дә кардәшләребез күп тырышлык куеп, эшләтеп җибәргән проект турында сөйлисебез килде. Аннан соң “Ярдәм”дә тернәкләнү узучылар веломарофоннарга ук чыкмасалар да, казах дусларыбыз кебек үк, велотандем велосипедларына утырып әйләнделәр.
Гаиләдә уникенче бала булып дөньяга килгән, күзләре күрмәүче Кенжегул Сәетҗан үзенең веломарафонга чыгуы белән бик горурлана. Чөнки ул бу гамәле белән үзенә күпләрне җәлеп итә, рухландыра, яңа үрләр яуларга этәрә. Моның өчен хәтта эчтәге сызлануларны һәм башка авырлыкларны да җиңеп, алга барырга була.
Күрмәүчеләр арасында велотандем спортның паралимпия төре булып санала. Ул командада эшләргә, бер-береңә ышанырга, терәк булырга өйрәтә. Чөнки велотандемда алда – күрә торган кеше, ә артта кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнар бара. Хыялларның чынга ашуы инде бу алар өчен.
Фотография: http://rt-online.ru
Казахстанда булганда, велотандемнарга күзләре күрә торган кешеләрне утыртып, күзләрен бәйләп әйләндерә торган булганнар. Бу юкка гына эшләнмәгән, әлбәттә. Кабат шул сәламәт кешеләр белән күрмәүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә әйләнеп кайтабыз. Сәламәт кешеләр кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнар ниләр кичергәнен аңлар өчен кирәк булган бу гамәл. Өлкән кешеләр, күзләреннән бәйләүләрне алгач, хәтта елап җибәргән. Чөнки алар якты көн яктысын күрүнең нинди зур байлык икәнлеген аңлаган.
Проектның җитәкчесе, эшкуар Бәхтияр Базарбәков фикеренчә, тауларда йөреп кенә аларның мәгърурлыгына төшенеп булмый. Бераз гына чүлдә дә сәфәр кылып кайтырга кирәк. Шуның кебек, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең барлыгы белән дөньяның әле бу ягы да булганлыгын аңлата. Сәламәт кешеләрне шөкер итәргә, дөньяга башка күзләр белән карарга бер-берсенә ярдәм итешергә этәрә.
Римма Гатина.