Татарстаннан хаҗга беренче төркем "Казан" халыкара аэропортыннан 4 августтан 5 августка каршы төндә кузгалачак. 49 кешедән торган беренче төркем республиканың Кукмара районыннан киләчәк.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ел саен беренче төркемне үгет-нәсыйхәт һәм Коръәннән хәдис китереп: "Камил кылынган хаҗның әҗере, һичшиксез, җәннәттер", - дип, шәхсән үзе озата.
Кукмара районыннан тупланган төркем "Хаҗ-эконом" программасы нигезендә Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты буенча «Аэрофлот» авиакомпаниясе белән очачак. Алар Мәккәгә кадәр бөтен шартлары буллган «Мерседес» автобусы белән юлларын дәвам итәчәк.
Агымдагы елда республикадан 1800 кеше «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы әзерләгән Хаҗ-эконом, «Эконом-авиа», «Стандарт» һәм «Комфорт» программалары белән хаҗ кылачак. «Стандарт» программасында милли татар ризыклары белән сыйлау күздә тотыла.
Татарстаннан соңгы төркем хаҗга 15 августта китәчәк. 247 кешедән торган иң зур төркем сәфәргә 11 августта иртәнге сәгать биштә турыдан-туры Казан-Мәдинә авиарейсы белән очачак. Хаҗиларны озатып йөрү өчен республикадан 20 табиб барачак. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы белгечләр бар. Хаҗга баручылар менингит һәм дифтериядән прививкалар ясатты.
Моннан тыш Татарстан мәчетләрендә хаҗга баручылар өчен махсус әзерлек курслары алып барылды. Имамнар булачак хаҗиларны Согуд Гарәбстаны кануннары, хаҗ кылу кагыйдәләре һәм фарызлары белән таныштырды дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары матбугат хезмәте.