Татарстан Диния нәзарәте хаҗ кылырга теләүчеләр өчен әзерлек дәресләрен башлый

Дәресләрдә хаҗның әһәмияте һәм төрләре, хаҗ һәм гомрә кылуның фарыз һәм вәҗибләре турында сөйләячәкләр. Сүз ихрам (ир-атлар өчен махсус кием), тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа хакында да барачак. Булачак хаҗиларга хаҗның ничек үтелүе, хаҗ гамәленә ният кылу, нәфел намазын уку турындагы үзенчәлекләр турында да белешмәләр биреләчәк.

БӘЙЛЕ
2018 Июн 27. Фото:dumrt.ru

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 1 июльдән хаҗ кылырга теләүчеләр өчен әзерлек дәресләрен башлап җибәрә. Дәресләр атнаның һәр шимбәсендә - Казанның «Әниләр» мәчетендә, якшәмбе көннәрендә «Галиев» мәчетендә узачак. Хаҗ кылырга баручылар өчен әзерлек дәресләре өйлә намазыннан соң башланачак һәм 1 августка кадәр бер ай дәвамында барачак.

Дәресләрдә хаҗның әһәмияте һәм төрләре, хаҗ һәм гомрә кылуның фарыз һәм вәҗибләре турында сөйләячәкләр. Сүз ихрам (ир-атлар өчен махсус кием), тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа хакында да барачак. Булачак хаҗиларга хаҗның ничек үтелүе, хаҗ гамәленә ният кылу, нәфел намазын уку турындагы үзенчәлекләр турында да белешмәләр биреләчәк дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе