Шулай ук мәчетләрдә лекцияләр уздыру күздә тотыла. Лекциянең беренчесе 9 октябрьдә шәһәрнең “Туфан” мәчетендә (имам-хатыйбы мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин) булды.
Хаҗ белән кызыксынучылар алдында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин чыгыш ясады. Ул хаҗ гыйбадәте, аның фазыйләтләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Илназ хәзрәт теоретик яктан гына түгел, гамәли яктан да бик әзерлекле хәзрәт. Ул инде берничә ел олуг хаҗда мөхтәсибәтнең хаҗ төркемнәрен җитәкли. Илназ хәзрәт лекция-әңгәмә ахырында хаҗ хөкемнәре, хаҗда дога кылу тәртибе турындагы һәм башка сорауларга җаваплар бирде дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.