2018 ел хаҗы яңалыклары билгеле булды

Хаҗ кылырга ният итүчеләрнең беренче төркеме Казаннан хаҗга 2018 елның 4 августында юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк. 2018 елда Россия мөселманнары өчен 20500 квота бирелде. Татарстан Республикасына 1800 урын каралган.

БӘЙЛЕ
2018 Июл 12. Фәрит Кудеев фотосурәте

Татарстан Республикасында мөселманнар өчен хаҗны оештыру белән 2012 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы шөгыльләнә. 2017 елда, әлеге операторның хезмәтләреннән файдаланып, Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылып кайтты. Согуд Гарәбстанына иң очсыз юлламаның бәясе 149000 сум. Ул хаҗилар арасында иң популяр пакет булып санала.

“ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң мөһиме - хаҗиларның иминлеген кайгырту һәм гыйбадәтләрне Хәнәфи мәзһәбе буенча оештыру. 2018 елда хаҗилар төркемнәрен 20 табиб озатып йөриячәк. Мина үзәненә махсус палатка куелачак, ул медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Республикасы – Россиядә хаҗиларны Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылырга әзерләүче бердәнбер төбәк. Хаҗ гамәлләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәчәк.

Тагын бер яңалык ашау-эчүне оештыру белән бәйле – татар милли ашларын әзерләү өчен хаҗилар белән аш-су остасы да барачак.

2018 ел хаҗының тагын бер үзенчәлеге Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы белән бәйле. Быел ил чиген узганда хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы кәгазьгә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе