
Бәйгенең районкүләм этабы октябрьдә, төбәкара этабы ноябрьдә, ә республикакүләм финалы декабрь айларында Казанның Галиев мәчетендә үткәрелер дип планлаштырыла. Викторинада 10-15 яшьлек ир һәм кыз-балалар катнаша ала. Барлык җиңүчеләр Диния нәзарәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
“Гыйбадәте Исламия” - танылган татар галиме Әхмәдһади Максудиның классик басмасы. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзхәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра. Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.