
Имамнар Казан һәм Татарстан хастаханәләрендә дәваланучы авыруларның хәлен ешрак белергә карар кылды. Бу нисбәттән хастаханәләргә йөриячәк имамнарның санын арттырырга ният ителде.
Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, хастаханәләрдә дәваланучыларга һәм аларның туганнарына авыр вакытта рухи яктан ярдәм кирәк, алар догага мохтаҗ.
Мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, нәзарәт белгечләре атна дәвамында республика наркология диспансерында, балалар хосписында, Бехтерев исемендәге республика хастаханәсендә, республика балалар клиник хастаханәсендә һәм республика клиник хастаханәсендә, “Инсайт” клиникасында даими булалар.