
Җыелышта махсус комиссия әгъзалары – мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, мөфтиятнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин һәм башкалар катнашты.
Белгәнебезчә, көз көне республиканың барлык мәчетләрендә курслар башлана. Ел саен аларда 20 меңләп кеше башлангыч ислам гыйлемен ала, аларга 1500ләп мөгаллим белем бирә.
Дини тәрбия бирүне камилләштерү максатыннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү программасы" расланды. Хәзерге вакытта курслар өчен бердәм уку әсбабын әзерләү эшләре алып барыла.
Бүген җыелышта катнашучылар фикеренчә, әлеге әсбапка гакыйдә, фикх, ислам тарихы, әхлак кебек дисциплиналар кертеләчәк. Ә тәҗвид, Коръәнне дөрес уку буенча аерым китап бастыру көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк, уку әсбаблары өлкәннәргә дә, балаларга да чыгарылачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
“Уку әсбабы татар телендә һәм милли-дини үзенчәлекләрне истә тотып әзерләнергә тиеш. Ислам тарихын да хронологик тәртиптә язарга кирәк. Сәхабәләр килүен, Идел Болгарында ислам кабул итүне дә күрсәтү мөһим», - диде мөфти.