Гарифҗан Мөхәммәтшин Татарстан мөфтиятенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Бүген Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Балтачта танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иҗат кичәсендә катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 18. Фото:dumrt.ru

Чарага район башлыгы Рамил Нотфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм Гарифҗан аганың хезмәттәшләре, дуслары, туганнары да килгән иде.

Рөстәм хәзрәт озак еллар дәвамында Балтач районында мәчетләр төзетүдә, халыкка ислам диненең кыйммәтләрен җиткерүдә һәм район мәктәпләренә әхлак дәресләрен кертүдә саллы өлеше булган Гарифҗан ага Мөхәммәтшинны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләде һәм олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Хәзер дә Гарифҗан ага армый-талмый хезмәт итә. Балтач районының мәчетләренә һәм дин әһелләренә багышланган китап әзерләү белән мәшгуль, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында туган. 1957 елда Арбор җидееллык мәктәбен, 1960 елда көмеш медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында ук җәйге-көзге чорларда туган авылындагы «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында атлы йөк ташучы, комбайнчы ярдәмчесе, бер ел комбайнчы булып эшли.

1964 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, физика һәм производствога өйрәтү укытучысы белгечлеге ала. 1964-1968 елларда Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә физика, математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 1968-1975 елларда — Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1975-1977 елларда—Яңгул урта мәктәбе директоры.

1977 елның июлендә Г.Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1991 елдан—район хакимияте башлыгы урынбасары. Ул озак еллар дәвамында район тормышының социаль-мәдәни тармагына, төзелеш эшләренә җитәкчелек итте. Шушы чорда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелде, район тулысынча газлаштырылды, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килде. Халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәдәният һ. б. тармакларда тирән структур үзгәрешләр булды, аларның географиясе киңәйде, эчтәлеге баеды, сыйфаты яхшырды. Социаль яклау оешмаларының яңа, киң челтәре барлыкка килде.

Г.Мөхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дәнья күрде. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Л.Батыр-Болгарый, А.Хөсәенов, Ә.Шаһиморатов, М.Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җырлар иҗат иттеләр. Күп җырлары халык арасында киң популярлык казанды. «Керим әле урманнарга», «Яшьлегем кайтавазы», «Аулак өй», «Яшь сылуга» кебек җырлары төрле елларда «Татар җыры» фестивальләрендә лауреат булды. Аның җырлары Х.Бигичев, З.Сәхабиева, З.Сөнгатуллина, З.Фәрхетдинова, З.Билалов, В.Гыйззәтуллина, С.Фәтхетдинов, Г.Рәхимкулов, Г.Сафин, А.Фәйзрахманов һ. б. җырчыларыбызның репертуарында булды.

Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Төрек һәм немец шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Газаплы күченү» романы, «Утыз рамазан вәгазе», «Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия» кебек китаплар басылып укучыларга иреште.

Г.Мөхәммәтшинның үткен публицистик язмалары еш басыла. Халык иҗаты әсәрләрен җыю, барлау, укучыларга ирештерү буенча актив эшли. Район һәм туган авылы тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә зур эш башкара.

Г.С.Мөхәммәтшин 1989 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык депутатларының уналтынчы-унтугызынчы чакырылыш район Советы депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы. Күп мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды. Татарстан халыкларының беренче, Татарстан укытучыларының бишенче съездлары делегаты. Беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары эшендә делегат булып катнашты.

Хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнде. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», Татарстан Мәгариф министрлыгының «Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгеләре иясе. 1991 елда Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы).

1998 елда изге хаҗ сәфәре кылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе