
Әлеге басма укучылары “Иҗтимагый эшчәнлек” юнәлешендә дин әһелләреннән Илдар Баязитов, Әлбир Крганов һәм Камил Сәмигуллинны атаган.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов берничә ел дәвамында Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәген үстерә. Быел да ул гадәттәгечә хәйрия акцияләрен күпләп уздыручы буларак тарихка кереп калыр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумының республиканың барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләрен бары тик татар телендә генә үткәрергә дигән карарын тормышка ашыра.
Әлбир Крганов – Мәскәү, Россиянең Үзәк төбәге һәм Чувашия мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
“Интеллектуаллар” юнәлешендә дин белән бәйле Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да аталган. Болгар Ислам академиясе төзелә башлауда аның өлеше зур, дип хәбәр итә “Бизнес-онлайн”. Ул шулай ук академиянең эчтәлек ягын да кайгыртучы булып тора.