Сәйләннән чәчәкләр, агачлар үреп, Коръән укырга өйрәткән тернәкләндерү курслары тәмамланды

Әлеге курсларга күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр бәйрәмгә килгән кебек киләләр. Кайберләре хәтта: “Монда өйдәгедән дә яхшырак”, - дип тә җибәрәләр. Чөнки күбесенең гаиләсе юк, ялгызлар. Көннәре 4 стена арасында, караңгылыкта уза. Шуңа күрә дә, чираттагы төркемне туплаганда, курсларның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм аның ярдәмчеләренең телефоннары тынып тормавына аптырыйсы юк. Бер килгәненең гел киләсе килә: күңелләре белән яктылыкка омтылучы, безгә таныш булмаган дөньяда яшәүче олы яшьтәге дин кардәшләребез дә Коръән укырга, аның хикмәтенә төшенергә омтыла, икенчеләре исә үзе кебекләр белән аралашырга, дуслашырга дип килә.

БӘЙЛЕ
2018 Фев 19. Фото:Данис Касыймов

"Ярдәм"дә тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тәмамланды. 2018 елда беренче тапкыр узган курсларга Ульяновск, Свердловск, Саратов, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Башкортостан, Удмуртия, Мари Эл республикаларыннан, Мәскәү, Дагыстан, Чечнядан һәм Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан алтмышлап кеше килде.

1 ай дәвамында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнде. Моннан тыш, фикһ, гакыйдә, сира буенча да тулы мәгълүмат бирелә. Шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру өчен махсус уеннар һәм йорт эшләре дәресләре уздырылды.

Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылды. Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук массаж сеанслары булды, театрларга йөрделәр, спорт ярышларында катнаштылар.

Әлеге курсларга күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр бәйрәмгә килгән кебек киләләр. Кайберләре хәтта: “Монда өйдәгедән дә яхшырак”, - дип тә җибәрәләр. Чөнки күбесенең гаиләсе юк, ялгызлар. Көннәре 4 стена арасында, караңгылыкта уза. Шуңа күрә дә, чираттагы төркемне туплаганда, курсларның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм аның ярдәмчеләренең телефоннары тынып тормавына аптырыйсы юк. Бер килгәненең гел киләсе килә: күңелләре белән яктылыкка омтылучы, безгә таныш булмаган дөньяда яшәүче олы яшьтәге дин кардәшләребез дә Коръән укырга, аның хикмәтенә төшенергә омтыла, икенчеләре исә үзе кебекләр белән аралашырга, дуслашырга дип килә.

Изге Коръәнне укырга өйрәнергә дип максат куеп килгән, кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган бу кешеләргә җиңел түгел. Коръән укырга өйрәнгәндә бигрәк тә. Моның өчен бармаклар бик тә сизгер булырга, бетмәс-төкәнмәс нокталардан торган хәрефләрне бармак очлары белән капшап, тоемлап укырга кирәк. Кайберәүләрнең бармаклары ойый, кайберәүләренеке авыр эштә эшләп, тупасланып, тиреләре калынаеп беткән була.

Әмма Брайль шрифты буенча Коръәнне укырга теләк шулкадәр зур ки, әбиләр һәм бабайлар, үҗәтләнә-үҗәтләнә, курсларга фәләненче тапкыр килүендә булса да, Коръән язуын үзләштерә башлый.

Ә бу матур-матур кул эшләрен нигә куйдыгыз дисезме? Болар гади кул эшләре генә түгел, шушы әйберләрне эшләгәндә, күрмәүчеләрнең бармаклары сизгеррәк була башлый, тоемчанлыгы арта. Нокталардан торган хәрефләрне җыеп уку да җайлырак, җиңелрәк була башлый.

Чечнядан Шахид абый Бириев бик кызык кеше. Ул сәйләннән (бисер) агачлар ясарга ярата. Без аның белән Ярдәмдә күрмәүчеләрнең тернәкләндерү курсларына килгәч таныштык."Берәр булышчы булса, бер агачны бер атнада ясап бетереп була", - ди ул. "Ярдәм"дәге агач бишенчесе ди инде.

Күрмәүчеләргә Брайль язуы буенча Коръәнне укырга өйрәнү өчен бик тырышырга кирәк. Алар башта рус Брайлен өйрәнә, аннан соң гарәп хәрефләрен. Без аларның ничек итеп рус Брайлен өйрәнүләрен видеога төшердек. Күзләре күрүчеләр дә Коръән укырга өйрәнергә атлыгып тормаганда, күрмәүчеләрең бу гамәле батырлыкка тиң. Ярдәм тернәкләндерү үзәгендә яшәүдән өметен өзгән, сукырайгач, тормыш мәгънәсен тапмаган күпме кешенең "икенче сулышы" ачылган, күпме кеше күңел күзләре белән яктылыкка омтылган.

Ә бүген күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар ябылышында әлеге изге гамәлләрнең башында торучылар һәм хәйриячеләр шәкертләргә 6 томнан торган Брайль буенча Коръән бүләк итте. Күпләр бу Коръәнне күптән инде үзендә булдырырга хыялланган. Хәтта сатып алырга теләүчеләр дә булган. Бүген кулларына шундый байлык килеп кергәч, күпләр, рәхмәт әйткәндә, күз яшьләрен дә тыя алмады.

Мөселманнарга туры юлны күрсәткән изге Коръән шәкертләргә зур бүләк булды.Алай гына түгел, биредә алган белем һәм күнекмәләрне гел ныгытып, кабатлап торырга җиңелрәк хәзер.

Остазлары Дауд хәзрәт тә әнә Коръәнне гел укып торырга, онытмаска ди бит."Коръәнне укыганда, сезнең кулларыгыз гыйбадәт кыла. Изге китапны уку - гыйбадәт кылу ул.Коръәнне алыгыз да укыгыз. Максатны дөрес куеп, белем алып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешегез", - дип, нәсыйхәт бирде остаз.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе